В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Товарлар җитмәү федераль һәм республика трассаларында хәрәкәт чикләнү сәбәпле барлыкка килде
Фото: Денис Гордийко
Товарлар дефициты федераль һәм республика трассаларында хәрәкәт чикләнү сәбәпле барлыкка килде, бу азык-төлек китерүгә тәэсир итте. Товарлар җитмәү икмәк-күмәч эшләнмәләре, сөт продукциясе, яшелчә һәм җиләк-җимешләр белән киштәләрдә билгеләнгән – бу категориядәге товарлар даими китерелә, запаслар формалашмый.
«Продукцияләргә кытлык мәсьәләсе кичә эре сәүдә челтәрләре җитәкчеләре белән эшләнде. Товарларны кертү планы төзәтелде – беренче чиратта аларны зур дефицит булган кибетләргә китерәчәкләр», – дип сөйләде Илдар Шакиров. Ул трассалар инде ачык, шуңа күрә азык-төлек кытлыгы якын арада бетереләчәк, бүген хәл нормальләшә, дип өстәде.
Моннан тыш, сәүдә челтәрләре җитәкчеләре керү юлларын кардан чистарту буенча чаралар күрәчәк, моның өчен алар өстәмә акча һәм көч җәлеп иттеләр. Карны чистарту эшендә Казанның район администрацияләренең подрядчы оешмалары да ярдәм итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 17-21 нче гыйнварда 49 мм кар яуды, ягъни айлык норманың 106% ы, гыйнварда – 159% ы. Һава шартлары аркасында шәһәрдә «Буран» планы игълан ителде. Барлык төзекләндерү предприятиеләре һәм коммуналь хезмәтләр көчләре кар чистартуга юнәлдерелде. Юл хезмәтләре ярдәмендә коллапс булмый калды, Казан Мэры Илсур Метшин аларның эшен геройларча башкарылган хезмәт дип атады.