Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.10.2018, 10:58

Дарья Кузьмина: “Күз алдыгызда китерегез, Шүрәле курчагы республикабыздан читтә урнашкан һәрбер йортта булачак!”

“Татармультфильм” анимация студиясенең башкаручы директоры республикада мультипликация индустриясе үсеше хакында сөйләде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче октябрь, Юлия Шаяхметова). Геройлары тамашачыларда күркәм сыйфатлар тәрбили торган мультфильмнарда бер генә буын үсмәгән. Әкияти персонажларның Казанда да туганын белә идегезме? Халыкара анимация көне алдыннан “Татармультфильм” анимация студиясенең башкаручы директоры Дарья Кузьмина белән очраштык. Ул мультфильмнарны ясау процессы, милли анимация үзенчәлекләре, шулай ук Татарстанның мультипликацион проектының Россиянең Рекордлар китабына ничек эләгүе хакында сөйләде.

“Татармультфильм” студиясенең барлыкка килү тарихы

“Бала белән Күбәләк” мультфильмы, Габдулла Тукайның шигырен экранизацияләү, 2009 елда барлыкка килде. Ул уңышлы гына үткәч, анимацион студия ясау идеясе килде. 2010 елда “Татармультфильм” берләшмәсе үз эшен башлады.

Бурычлар һәм миссия турында

Төп максатыбыз – заманча анимация технологияләре ярдәмендә милли гадәтләрне саклау һәм популярларштыру, конкурентлык сәләтенә ия оригиналь анимация булдыру, анимация аша балада халкы һәм туган ягы тарихы белән кызыксыну уяту.

Берләшмә командасы инануынча, Татарстан мәдәниятен анимация аша дөньяга танытып булачак. Күз алдыгызда китерегез, Шүрәле курчагы республикабыздан читтә урнашкан һәрбер йортта булачак!

Җитештерү масштаблары хакында

“Татармультфильм” ел саен 120 минут анимация чыгара. Безнең проектлар бик күп: 1-11 классалар өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары, татар һәм рус телләрендә балалар өчен китаплар, видеокомикслар һәм видеодәресләр, социаль реклама, балалар һәм үсмерләр өчен порталлар, тематик сайтлар.

Россиянең Рекордлар китабы хакында

Иң эре эшләребезнең берсе – “Татарстан гасыры” мәгариф проекты (вектатарстана.рф), ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Проектны без Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы заказы буенча эшләдек. Республикабызның һәр районында аниматор һәм рәссамнардан торган иҗат төркеме икенче ел рәттән ТАССР тарихын анимация буенча мастер-класслар буенча укыта. 2007 елда проектта Татарстанның 30 мең укучысы катнашты. Быел тагын да күбрәк – 32 мең. Россиянең рекордлар китабына эләгеп булыр, дип өметләнәм.

Анимация өлкәсендә проблемалар турында

Төп проблемаларның берсе булып республикада анимация индустриясе өчен кадрлар әзерләү системасының булмавы тора. Мәскәү һәм Санкт-Петербургта белем алып була, әлбәттә, ләкин анада укыгач, күбесенең Казанга кайтасы килми. Бер елны үзебез курслар оештырдык, анда укыган 15 студент та команадабыз әгъзалары булды.

“Стрела наследия-2: Семь жемчужин” анимацион сериалы турында

Соңгы эшләребезнең берсе – күпләргә ошаган “Стрела наследия” (стреланаследия.рф) мультфильмының икенче өлеше. Аның төп геройлары Роман һәм Зөләйха җиде энҗе бөртеге серләрен ачалар, аларның һәрберсе татар халкының мәдәни төрлелеген һәм холкының күркәм сыйфатларын символлаштыра.

Әлеге мультфильмның дәвамы өстендә бер ел эшләдек. Премьера тиздән ТНВ телеканалында күрсәтеләчәк. Кечкенә казанлыларга һәм аларның әти-әниләрендә төп геройларның маҗаралары ошар, дип өметләнәбез!

Барлык яңалыклар