Хоккейчылар шулай ук автограф-сессия үткәрәчәк
Фото: vk.com/gamesofuture
Фиджитал-хоккей буенча «Киләчәк уеннары» ярымфиналыннан соң илебез хоккее легендалары Боз аренасында Казанның балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре спортчылары белән уйнаячак.
Гала-матчта Павел Дацюк, Илья Ковальчук, Евгений Артюхин, Максим Афиногенов, Данис Зарипов, Сергей Мозякин, Александр Семин һәм Василий Кошечкин катнашачак.
Уен 22 нче февральдә Чистай урамы, 42 адресы буенча Боз аренасында узачак. Очрашу 17:00 сәгатьтә башлана. Хоккейчылар белән автограф-сессия ике көн узачак: 22 нче февральдә 12:30 сәгатьтә һәм 23 нче февральдә 14:30 сәгатьтә.