В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Джакартада 19–25 октябрьдә узачак
Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионы Даниел Маринов дөнья чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы составына кертелде. Ярышлар Джакартада узачак. Бәйгедә 86 илнең иң яхшы спортчылары катнашачак.
Спорт гимнастикасы буенча чемпионат 19–25 октябрьдә узачак, дип хәбәр итә Казанның Физик тәрбия һәм спорт комитеты.
Даниел Маринов тренеры Радик Курмангалин белән «Первая» спорт мәктәбендә шөгыльләнә.
Алдарак «Сириус-Арена»да спорт гимнастикасы буенча узган төп илкүләм ярышларда «Первая» спорт мәктәбе укучысы Даниел Мариновның үз чыгышларын югары күрсәткечләр белән тәмамлавы хакында хәбәр ителгән иде. Казан егете күп төр ярышларда, ирекле күнегүләрдә һәм параллель борысларда өч алтын медальгә ия булды.