Исегезгә төшерәбез, Уеннарда рекордлы санда медальләр уйнатылачак – 380 нән артык комплект. Россия җыелма командасы составында ТР спортчылары да иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк, алар арасында Екатерина Кошкина, Никита Шлейхер, Даниел Маринов, Марта Мартьянова, Софья Дьякова һәм башкалар бар.

Фото: Россиянең спорт гимнастикасы федерациясе

Казанлы Даниел Маринов БРИКС уеннарында спорт гимнастикасы буенча чыгыш ясаячак Россия җыелма командасы составына керде. Бу хакта ТАСС ил командасының өлкән тренеры Валентина Родионенкога сылтама белән хәбәр итә.

Команданың соңгы составы йомгаклау күнекмәләре җыены нәтиҗәләре буенча 23 нче майда расланачак. «23 нче майда әлеге турнир алдыннан соңгы күнекмәләр җыены башланачак. Спортчыларның әзерлеген караячакбыз. БРИКС уеннарда илнең абсолют чемпионы Даниел Маринов һәм Сергей Найдин чыгыш ясаячак, монысы хак», – диде Валентина Родионенко.

Элегрәк Даниел Маринов KZN.RU порталына Россия чемпионатында җиңүе, БРИКС уеннарында катнашуы турында сөйләгән иде.

Исегезгә төшерәбез, Уеннарда рекордлы санда медальләр уйнатылачак – 380 нән артык комплект. Россия җыелма командасы составында ТР спортчылары да иң яхшылар исеме өчен көрәшәчәк, алар арасында Екатерина Кошкина, Никита Шлейхер, Даниел Маринов, Марта Мартьянова, Софья Дьякова һәм башкалар бар.

2024-05-21T15:02:02+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.