Казанда «Утын мичендә пешкән иртәнге аш» проекты старт алды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Казанда «Утын мичендә пешкән иртәнге аш» проекты старт алды. Тапшырулар кунаклары, Татарстанда танылу алган шәхесләр, традицион татар ризыкларын әзерлиләр һәм гаилә рецептлары белән уртаклашалар. Бүген кыстыбый әзерләү серләре белән Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова уртаклашты.
Татар халкының кулинар сәнгате борынгы заманнардан бирле бай милли традицияләр белән дан тоткан, аларның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. «Татар ашлары уникаль, мондый ризыкларны бүтән беркайда да очратмассың - бездә ит, бәрәңге ризыкларының бай ассортименты һәм, әлбәттә, тәме һәм формалары буенча кабатланмас баллы тәм-томнар бар, - дип сөйләде Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова. - Әмма татар ашларының төп үзенчәлеге - ул рецептларны саклап калу һәм буыннан буынга тапшыру».
Әлеге борынгы рецептларны республикабызның танылган шәхесләре «Утын мичендә пешкән иртәнге аш» проекты аш бүлмәсендә искә төшерә һәм тормышка ашыра. Проект авторы, Казан һәм Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов раславынча, кагыйдә буларак, кунаклар балачакта яратып ашаган ризыкларның рецептлары белән уртаклаша. «Катлаулы рецептлар бар, гади рецептлар бар, безнең төп максат - ризыкны әниләр, әбиләр, карт әбиләр өйрәтеп калдырган уникаль рецептура буенча әзерләү», - дип сөйләде З.Гаязов. Гастрономия очрашуының төп атрибуты - традицион татар утын миче, чакырылган кунаклар ризыкларны шунда әзерлиләр.
Дарья Санникова бүген әнисе рецепты буенча кыстыбый әзерләгән. «Бу безнең гаиләдә яраткан ризык. Гомумән, якынча кыстыбыйның 50-ләп төре бар, әмма без өчне генә әзерләячәкбез - арпа ярмасы боткасы, бәрәңге һәм суган, шулай ук яшел тәмләткечләрдән торган эчлекләр белән. Мин үз мисалымда татар ашлары ризыкларының катлаулы әзерләнмәвен, аларны ярату хисен кушып пешерү мөһим булуын күрсәтергә телим», - дип сөйләде Д.Санникова.
Татар ашлары күптән инде Татарстанның визит карточкасы булды - еш кына туристлар Казанга төбәкнең гастрономия мәдәнияте белән танышу өчен киләләр. Д.Санникова сүзләренчә, туристлар арасында популяр топ-5 ризыкка өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, кыстыбый, талкыш каләвә керә. «Казанда милли татар ашлары булган рестораннар зур популярлык казанды. Туристлар нәкъ менә татар ашлары булган рестораннар турында сорый, Европа ресторанын үзебездә дә сынап карый алабыз, диләр, бу тагын бер кат Казанның илнең гастрономия башкаласы булуын раслый», - дип билгеләде Д.Санникова.
Казанда туристлык тармагын үстерүгә юнәлтелгән программалар уңышлы үсә. Болар барысы да туристлар агымының артуына йогынты ясый - әйтик, 2018 елда Казан өч миллион туристны кабул итте.