Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.10.2020, 12:20

Д. Калинкин: «Яшьләребез уйлап тапкан инновацияләр – безнең өчен иң кыйммәтлесе»

Казанда 31-нче октябрьгә кадәр шәһәр Мэрының исемле стипендияләрен алу өчен гаризалар кабул ителә.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче октябрь, Алена Мирошниченко). Казанда шәһәр Мэрының исемле стипендияләрен алуга конкурс бара. Традиция буенча 38 студент һәм аспирант, шулай ук балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә белем алучы 30 укучы конкурс лауреатлары була. Катнашуга заявкаларны 31-нче октябрьгә кадәр электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов хәбәр итте.

Казан Мэрының исемле стипендияләренә конкурс 26-нчы тапкыр уза. Бүләкләр югары һәм һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына һәм аспирантларына, интерннарга, клиник ординаторларга һәм шәһәр хуҗалыгы, мәдәният, икътисад, социаль һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче яшьләр иҗтимагый оешмалары белгечләренә фәнни-тикшеренү эше нәтиҗәләре буенча бирелә.

«Студентлар һәм аспирантлар бәйгедә үзләренең гамәли әһәмияткә ия һәм шәһәрне төзекләндерү вакытында тормышка ашыру мөмкинлеге булган фәнни эшләрен тәкъдим итә. Проектларны тәкъдим итү ике этапта уза: читтән торып һәм турыдан-туры. Соңгысы эксперт комиссиясе әгъзалары алдында яклауны күздә тота», – дип аңлатты А.Фаизов.

Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе билгеләп үткәнчә, 2019 елдан конкурста катнашу өчен гариза бирү процедурасы гадиләштерелде. Хәзер катнашучылар барлык документларны бары тик электрон рәвештә «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша бирә ала. Кәгазь вариантта гаризаны кабатлау бүтән таләп ителми.

Стипендия күләменә килгәндә, аспирантлар өчен 30 мең сумлык бүләк билгеләнгән, югары уку йортлары студентлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белгечләре өчен – 20 мең сум, урта махсус уку йортлары һәм мәктәп укучылары өчен – 10 мең сум.

«Әйдәп баручы югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән актив хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә, узган ел конкурста җиңгән эшләр кулланылышта. Мәсәлән, яктылык белән идарә итүнең интеллектуаль системасы буенча Татьяна Галиева стипендиаты эше энергетика университеты корпусларында актив кулланыла. Ә Рита Ротач эшендә тасвирланган винтлы двигатель белән когенерация җайланмалары хәзер Казан ТЭЦ-1 эшенә кертелә», – диде ул.

А.Фәизов шулай ук, узган ел конкурста катнашучылар активлык күрсәттеләр, дип хәбәр итте. Комиссия эшенә 217 эш тапшырылды, шуларның 85-е очный турга узды. 39 кеше җиңүче булды.

Гаризаны «Россия яшьләре» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы сайтындагы шәхси кабинет аша бирергә мөмкин. Конкурска йомгак ясау һәм тантаналы бүләкләү декабрьдә узачак. «Хезмәттәшләремнән стипендиатларга игътибар итүегезне һәм аларның идеяләрен шәһәр хуҗалыгы проблемаларын хәл итүгә җәлеп итүегезне сорыйм», – дип ассызыклады Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.

«Безнең шәһәр бик тере, кабул итүчән, үзгәрүчән. Без үз аутентиклыгыбызны эзлибез һәм шул ук вакытта чит тәҗрибәне сеңдерәбез. Үз традицияләребезне яратабыз һәм инновацияләрне хуплыйбыз. Ә безнең өчен иң кыйммәтле инновацияләр – безнең яшьләр тарафыннан уйлап табылган инновацияләр», – дип белдерде Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин.

Аның сүзләренә караганда, конкурс гамәлдә булган 26 ел эчендә стипендиатлар саны меңгә якынлаша. Ә конкурста катнашкан кешеләр күпкә күбрәк. «Бу шәһәрнең алтын фонды инде: укымышлы, битараф булмаган, креатив егетләр, шәһәрне сүздә түгел, эштә яхшырак итәргә омтылучы кешеләр. Ышанам ки, Татьяна Галиеваны да, Рита Ротачны да финанс ярдәме алу мөмкинлеге генә түгел, үз идеяләреңне тормышка ашыру перспективасы да илһамландырды. Бик аз нәрсә генә яхшы үтәлгән катлаулы бурыч кебек энергия бүләк итә. Өстәвенә, иҗтимагый әһәмияткә ия бурыч. Быел да конкурс безгә кызыклы проектлар бүләк итәр һәм яңа исемнәр ачар дип өметләнәм», – дип йомгаклады Казанның беренче вице-мэры.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.10.20
Барлык яңалыклар