Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2018, 10:46

Д.Калинкин: "Янгын гидрантларын төзекләндерү планнары белән янгынны сүндереп булмый"

Башкарма комитет җитәкчесе "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кискен торган проблемаларның берсен хәл итәргә кушты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Екатерина Виславская). Төзек булмаган гидрантларны төзекләндерү эшен көчәйтергә кирәк, дип билгеләп үтте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесенә мөрәҗәгать итеп.
Гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе  Фердинант Тимурханов билгеләп үткәнчә, бу янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү системасының төп җитешсезлекләренең берсе булып тора.

Ел башыннан 121 янгын гидранты төзекләндерелгән

"Водоканал" МУП балансында барлыгы  4478 янгын гидранты исәпләнә. Янгынга каршы суүткәрү ситемасы елга ике тапкыр тикшерелә, ә гидрантлар "ТР буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең 7-нче отряды" ФДКУ тарафыннан расланган план буенча төзекләндерелә. Ел башыннан 121 янгын гидранты төзекләндерелгән, ләкин тагын 250-сенә игътибар итәргә кирәк. Эшләрне якынча агымдагы елның 1 ноябренә тәмамларга планлаштырыла.

«Гидрантларны төзекләндерү планнары белән янгынны сүндереп булмый. Һәр төзекләндерү өчен акча кирәк, ләкин янгын күбрәк зыян китерә", - диде Денис Калинкин. Ул бу эшне көчәйтергә һәм башка мөһим объектларга да игътибар итәргә кушты.

Янгынга каршы автомат системаларга техник хезмәт күрсәтергә кирәк

Фердинант Тимурханов хәбәр иткәнчә, югары катлы 425 бинада 617 янгынга каршы автомат система исәпләнә, аларның 403-е – торак йортларда. Аларның 42 бинадагы 49 системасы (7,8%) төзек түгел. Аларның да 46 системасы - 40 торак бинада (7,5%). Аларның төзек булмауларының төп сәбәбе лицензияләре булган махсус оешмаларның аларга хезмәт күрсәтмәве.

"Администрацияләр башлыкларыннан әлеге мәсьәләне контрольгә алуыгызны сорыйм", - диде Денис Калинкин.

Мәктәпләр хезмәткәрләренә инструктаж үтәргә туры киләчәк

Мәгариф учреждениеләре торышына аеруча игътибар итәргә кушылды. Тикшерүләр 20 июньдә башланды, бүгенге көндә белгечләр 176 уку йортының 102-сендә булдылар. Фердинант Тимурханов янгынга каршы системаларны һәм янгын сигнализацияләрен тикшерергә, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре өчен җавап бирүче хезмәткәрләрнең янгынга каршы әзерлекләрен югары дәрәҗәдә оештырырга, бигрәк тә балалар тәүлек буе торган учреждениеләргә игътибар итәргә чакырды.

"Фердинант Мәҗитович дөрес билгеләп үтте. Балалар учреждениеләрендә эшләүчеләрнең янгын куркынычсзлыгы буенча белемнәрен яңартырга кирәк. Мәктәпләрдә тикшерүләр көйләнгән булса да, бу очракта кабатлау артык булмас. Уку елы алдыннан җаваплы затларның инструктаж үтүен оештыруыгызны сорыйм", - диде Денис Калинкин.

Янгыннарның төп сәбәбе - кеше факторы

Күзәтү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре ел башыннан 44 сәүдә-күңел ачу үзәкләрен тикшерде. Нәтиҗәдә, 11 оешмага җитешсезлекләрен юк итү өчен күрсәтмәләр бирелде, 237 белешмә таратылды.

Елга ике тапкыр торак массивлар тикшерелә. 2018 елда 25 җитешсезлек билгеләнгән. Урманнар белән чиктәш бистәләрдә белгечләрдә янгын куркынычсызлыгы өчен су белән тәэмин итү системалары буенча сораулар туган.

"Тагын бер тапкыр әйтәсем килә, кызганычка каршы, янгыннарның төп сәбәбе - кеше факторы. Сер түгел, янгыннар кешеләрнең утка ваемсыз каравы аркасында килеп чыга", - диде Фердинант Тимурханов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 13.08.2018
Видеорепортаж
13.08.2018 10:24
Казанда өченче ел рәттән янгыннар саны кими
Барлык яңалыклар