Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.01.2020, 12:17

Д.Калинкин гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында: «Кешеләр барлык бу каналларның да эшләвен күрә»

2019 елда электрон документ әйләнеше һәм «Халык контроле» системасының call-үзәге аша Казан халкыннан 71 меңнән артык мөрәҗәгать керде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче гыйнвар, Алена Мирошниченко). 2019 елда Казан Башкарма комитетына электрон документ әйләнеше аша шәһәрлеләрдән 39 меңгә якын мөрәҗәгать кергән, бу алдагы ел белән чагыштырганда 4 меңгә күбрәк. Ә «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының call-үзәгеннән килгән хәбәрнамәләр белән бергә шәһәрлеләрдән килгән мөрәҗәгатьләрнең гомуми саны 71 меңнән артык тәшкил итте. «Мөрәҗәгатьләр санының арта баруы нәтиҗәле кире элемтә булуын күрсәтә. Кешеләр бу каналларның эшләвен күрә, шуңа күрә мөрәҗәгать итәләр», – дип ассызыклады бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин.

«Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше - эш буенча һәм анда төпле тәкъдимнәр бар»

«Казанда төрле чыганаклардан килгән гражданнар мөрәҗәгатьләре белән планлы рәвештә системалы эш оештырылган. Аларны анализлау җәмәгать куркынычларын һәм оператив карар кабул итүне таләп итүче хәлләрне ачыклап кына калмыйча, шәһәр хуҗалыгының төрле максатчан программаларын да эшләргә мөмкинлек бирә. Ә мөрәҗәгатьләрнең тематикасын анализлап, кабул ителгән карарларның дөреслегенә, аларны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелегенә һәм сыйфатына бәя бирергә мөмкин», - дип ассызыклады үз докладында Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы Елена Тощева.

Узган ел массакүләм мәгълүмат чаралары белән дә эш дәвам итте. Массакүләм мәгълүмат чараларына кергән 576 хәбәр эшләнде, шуларның 507-се атна дәвамында хәл ителде, 25-ен хәл итү планлаштырылган, калган мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде. Шулай итеп, 92%-тан артык мәсьәлә хәл ителде, дип аңлатты Е.Тощева.

«2018 елдан аермалы буларак, иң күп сораулар торак фондны карап тотуга түгел, ә төзекләндерүгә кагыла, шулай ук су белән тәэмин итүдәге өзеклекләр, челтәрләрдәге өзеклекләр турында хәбәрләр саны кимеде. Бу, һичшиксез, шәһәр хезмәтләренең системалы планлы эше нәтиҗәсе», – диде спикер.

Д.Калинкин халык белән элемтә җайга салынуын әйтте. «Без беләбез, бик аз сандагы профессиональ шикаятьчеләр категориясе бар - алар шул рәвешле тормышта үз-үзләрен раслыйлар. Әмма мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше - эш буенча һәм төпле тәкъдимнәрне үз эченә алалар», - дип билгеләп үтте Д.Калинкин.

2012 елдан башлап Казанда «Халык контроле» аша 150 меңнән артык гариза килгән

Идарә башлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда 2012 елдан бирле эшли торган «Халык контроле» системасы аша элеккечә республика буенча барлык гаризаларның яртысыннан артыгы килә. Бу вакыт эчендә халык 150 меңнән артык мөрәҗәгать җибәргән, аларның 135 меңе буенча җаваплар бирелгән, бу заявкаларның 88%-ын тәшкил итә. Узган елда гына да мөрәҗәгатьләр саны 16%-тан артык булган. Хәл ителгән мәсьәләләр динамикасы шулай ук уңай. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгеләгән индикатор – 55%, безнең күрсәткеч - 74%, дип билгеләп үтте Е.Тощева.

«2018 елдан аермалы буларак, иң күп сораулар торак фондын карап тотуга түгел, ә төзекләндерүгә кагыла, шулай ук су белән тәэмин итүдәге өзеклекләр, челтәрләрдәге өзеклекләр турында хәбәрләр саны кимеде»

Елена Тощева

Контроль һәм коррупциягә каршы эш идарәсе башлыгы

Гаризалар саны элеккечә үк территорияләрне төзекләндерү, юлларны карап тоту һәм ремонтлау, юл хәрәкәтен оештыру мәсьәләләренә кагыла. «Бу юнәлештә алып барыла торган зур эшкә карамастан, шәһәрлеләрнең әлеге тематика буенча мөрәҗәгатьләре саны арта. Бу казанлыларның шәһәр тирәлеге сыйфатына карата таләпләре тагын да югары була баруы турында сөйли», - дип билгеләп үтте докладчы. Шулай итеп, 2019 елда 24 мең мөрәҗәгать буенча мәсьәләләр хәл ителде, алар арасында Кызыл Позиция урамы, Кадыш бистәсендәге Р.Зорге урамы, Карьер бистәсендәге Карьер урамы буенча юлларны ремонтлау, Бауман урамындагы борт ташын түбәнәйтү.

Шулай ук Е.Тощева казанлылар тарафыннан актив хупланган гаризалар турында сөйләде: Салмачы бистәсендәге Центральная урамындагы юлны ремонтлауны 633 кеше хуплады, Мамадыш тракты һәм Натан Рахлин урамнары киселешендә юл хәрәкәтен оештыруны 506 кеше хуплады, Родина урамы буенча урнашкан тротуарны ремонтлауны 154 кеше хуплады, Мамадыш тракты буенча юл тасмасын ремонтлауны 110 кеше хуплады.

Абсолют мәгънәдә хәл ителгән гаризалар саны 3 меңгә арткан

«Халык контроле» системасында эшне координацияләүдә ярыш элементлары кулланыла. Ай саен җитәкчеләргә хәл ителгән гаризаларның саны, гаризаларны хәл итү динамикасы, озак вакыт башкару стадиясендә булган гаризаларның саны буенча мәгълүмат җибәрелә. Шулай итеп, элеккегечә, иң күп мөрәҗәгатьләр район администрацияләренә килә. Лидер - Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе. Ул хәл ителгән гаризаларның абсолют саны буенча да беренче урында тора.

2019 елда кергән мөрәҗәгатьләрнең гомуми санына карата хәл ителгән хәбәрнамәләрнең процент нисбәте буенча Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе иң яхшысы дип табылды. Тармак бүлекчәләре буенча беренче тапкыр Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе лидер булып тора. «Әлеге идарәгә, мәсәлән, Тышкы төзекләндерү комитетына караганда, гаризалар 9 тапкырга кимрәк килсә дә, хәл ителгән мәсьәләләр буенча аларның үсеш темпын әйтеп үтмичә булмый», - диде Е.Тощева.

2019 ел нәтиҗәсе - мөрәҗәгатьләрнең 74%-тан артыграгы хәл ителгән - узган ел белән чагыштырганда бераз түбәнрәк, шул ук вакытта хәл ителгән гаризаларның саны абсолют дәрәҗәдә 3 меңгә диярлек артты, дип билгеләп үтте спикер.

«Халык муниципалитетка шәһәр мохитендәге хокук бозулар турында хәбәр итеп, фотографияләр һәм төгәл гаризалар адресларын җибәреп, гражданлык активлыгы күрсәтә, һәм без аларны хәл итү өчен бөтен көчебезне куярга тиеш», – дип йомгак ясады Е.Тощева.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.01.2020
Видеорепортаж
27.01.2020 12:28
Узган елда Казан Мэриясенә шәһәрлеләрдән 71 меңнән артык мөрәҗәгать килгән
Барлык яңалыклар