Башкарма комитет җитәкчесе муниципаль милекне арендалау өчен бурычларны кайтару эшен көчәйтергә кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Алсу Сафина). Казанда 2018 елның беренче ярты еллыгы эчендә муниципаль күчемсез милек өчен аренда түләве буенча дебитор бурычлары кимеде, хокук бирүче документлардан тыш җирдән файдаланган өчен бурычларны кайтару нәтиҗәсендә шәһәр бюджетына 24,1 млн сум өстәлде. Юридик затларның бурычларын аларны оештыручы затлардан алу тәҗрибәсе кертелә башлады. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетына әлеге эшләрне дәвам итәргә кушты Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин эшлекле дүшәмбедә.
“Муниципаль милек – шәһәр бюджетын тутыру өчен мөһим чыганак, шуңа күрә даими рәвештә күчемсез милекне, җир участокларын тикшереп торалар, - диде Д.Калинкин. Мәсәлән, беренче ярты еллыкта муниципаль милеккә 49,3 млн сумлык 6841,6 кв.м мәйданлы 20 күчемсез милек объекты күчерелде, 207,7 млн сумлык 189 инженерлык инфраструктурасы объекты һәм 831,1 млн сумлык 371 күчемле милек объекты кертелде.
“Мондый объектлар һәрвакыт табыш китерми. Биналарны, гадәттә, төзекләндерергә кирәк, участоклар - коммуникациясез”, - диде Башкарма комитет җитәкчесе. “Шуңа күрә шәһәрдә “Арендалы каникуллар” бар, алар бизнес һәм муниципалитет мәнфәгатьләрен яклый, - диде Д.Калинкин. – Без кешеләр “колхозныкы, димәк, минеке”, дип уйлаган вакытта яшәдек. Бүген, базар икътисады шартларында, мондый караш белән яшәү мөмкин түгел. Икътисад субъектлары, үзләренең зурлыкларына карамыйча, үзләренең хокукларын гына түгел, бурычларын да белергә һәм аларны үтәргә тиеш. Бу уңайдан тырышлыкларны киметергә түгел. Бюджетыбыз тиенгә кадәр саналган, ә бик күп мәсьәлә чишелешен көтә”.
Искәртергә кирәк, 2018 елның 1 июленә комитетта 38,1 мең кв.м мәйданлы 279 аренда килешүе исәпләнә, аларның 7,2 мең кв.м мәйданын эшмәкәрләр ташламалы шартлар белән “Арендалы каникуллар” буенча арендалый. Бу елның 6 ае эчендә арендалаучыларга 88,2 млн сум күләмендә түләү язылды. Ә ярты еллык эчендә 94,6 млн сум җыелды, бу еллык планның 53% тәшкил итә. Дебитор бурычлары агымдагы 6 ай эчендә 5,4 млн сумга 43,2 млн сумга кадәр кимегән.
Параллель рәвештә хокук бирүче документлардан тыш җирдән файдаланган өчен акча җыела. Хокук бирүче документлардан тыш җирдән файдаланган өчен бурычларны кайтару нәтиҗәсендә шәһәр бюджетына 24,1 млн сум өстәлде.
Бүгенге көндә 1 мең 913,7 га җир участогына 6059 аренда килешүе гамәлдә. Аренда түләве суммасы 495,5 млн сум тәшкил итә. Бюджетка 486,3 млн сум кергән.
Комитет бурычларны суд карарлары нигезендә һәм арендалаучыларның үз теләкләре буенча да җыя. Комитет рәисе Ренат Галәветдинов юридик затларның бурычларын аларны оештыручылардан җыю эшен аеруча билгеләп үтте. “Мондый тәҗрибә беренче тапкыр кулланыла”, - диде ул.
2018 елның беренче ярты еллыгында оешмаларның җитәкчеләре тарафыннан аны туктату эшчәнлеге аркасында күргән зыянны каплау эше дә башкарыла. Бу эш нәтиҗәсендә бюджет каршында 72,6 млн сум бурыч җыелган.
“Бүгенге көндә суд тикшерүләре дәвам итә, ләкин мондый бурычлар бюджет файдасына кайтарылыр, дип өметләнәбез”, - диде Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе.