В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел Казанның өстәмә белем бирү мәктәпләре өчен 1,8 млн. сумлык музыкаль җиһаз һәм инвентарь сатып алынган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь, Ксения Швецова). Агымдагы елда Казанның өстәмә белем бирү мәктәпләре өчен 1,8 млн. сумлык музыкаль җиһаз һәм инвентарь сатып алынган, шундый ук суммага уен коралларын агымдагы уку елы дәвамында сатып алу планлаштырыла. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
Быел 1-нче музыка мәктәбе өчен рояль һәм 70 еллык юбилеен билгеләп үткән сигезенче мәктәп өчен ике рояль сатып алдык. «Шулай ук без «Мәдәният» милли проекты буенча уен кораллары сатып алуга гариза бирдек - бу программа буенча һәр мәктәп өчен 18 пианино алу күздә тотыла», - диде А.Абзалов.
Хәзерге вакытта 2019 елда мәктәпләр өчен музыка кирәк-яраклары һәм инвентарь, башка белгечлекләр өчен 1 млн 897 мең сум күләмендә музыка кораллары сатып алынган. Шулай ук ел дәвамында шундый ук суммага кораллар сатып алу планлаштырыла.
Бүгенге көндә мәктәпләрнең матди-техник базасын ныгыту түләүле нигездә мәгариф эшчәнлегеннән килгән бюджеттан тыш акчалар хисабына башкарыла, дип өстәде спикер. Бу акчага мәктәпләргә агымдагы төзекләндерү үткәрелә, техник чаралар, җиһазлар, коллективлар өчен костюмнар сатып алына.
А.Абзалов сүзләренә караганда, бүгенге көндә өстәмә белем бирү учреждениеләренең 80%-тан артыгы ремонт таләп итә. «Балалар сәнгать мәктәпләре челтәрен саклау һәм үстерү – шәһәрнең белем бирү һәм мәдәни киңлегенең мөһим өлеше», - диде А.Абзалов.
Ул хәбәр иткәнчә, хәзер 1936 елда төзелгән Р.Яхин исемендәге 3-нче номерлы балалар музыка мәктәбе бинасын реконструкцияләүгә проект-смета документациясен эшләү башланган. Моннан тыш, Капиталь төзелеш идарәсе 1905 елда төзелгән П.И.Чайковский исемендәге 1-нче номерлы балалар музыка мәктәбенә һәм бинасына капиталь ремонт буенча проект-смета документациясен эшләүгә керешкән.
«Өстәмә белем бирү мәктәпләре гомуми белем бирү мәктәпләреннән соң һәрвакыт икенче урында тора. Без алар алдында бурычлы икәнебезне яхшы аңлыйбыз, - дип килеште Башкарма комитет җитәкчесе Денис Калинкин. - Хәзер, гомуми белем бирү мәктәпләрен төзекләндерүнең глобаль проблемасы хәл ителгәндә, өстәмә белем бирү мәктәпләре базасын ныгытуга җитди якын килергә һәм бу эшне планлаштырырга кирәк».