Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.07.2019, 10:08

Д.Калинкин: «Без инде юлны ямамыйбыз, ә юл катламын тулысынча яңартабыз»

Эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласында юл-ремонт эшләренең барышы турында сөйләделәр.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль, Ксения Швецова). Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында 14 юл һәм 6 тротуар ремонтланган, үтәлеш 43% тәшкил итә. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр итте, ул Татарстан башкаласында юл-ремонт эшләренең барышы турында сөйләде.

Быел юл-ремонт эшләрен финанслауның гомуми күләме 6 млрд 310 млн сум тәшкил итте, дип искәртте И.Куляжев. Шулардан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга – 2 млрд 350 млн сум, WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты маршруты буенча белем бирү учреждениеләренең юлларны һәм мәйданчык эчендә йөрешен ремонтлауга – 2 млрд 650 млн сум, ишегалды территорияләрен һәм юл йөрү юлларын ремонтлауга – 1 млрд сум, бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын ремонтлауга – 60 млн сум, шулай ук юл тамгаларын төшерүгә 250 млн сум акча бүлеп бирелгән.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты кысаларында бүгенге көндә ремонтланырга тиешле 67 юл һәм 18 тротуардан 14 юл һәм 6 тротуар ремонтланган, 23 юл һәм 7 тротуарда эш бара. Моннан тыш, WorldSkills Kazan 2019 маршрутын әзерләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында 86 юл участогы һәм 36 мәгариф учреждениесе территориясенең 36 участогында һәм мәгариф учреждениеләренең 34 территориясендә эшләр башкарылган. Калган объектларда эшләр дәвам итә, үтәлеш 73% тәшкил итә.

«Проект кысаларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру өчен шәһәрдә куркынычсызлык коймалары, светофорлар, юл билгеләре куела, ясалма юл тигезсезлеге һәм тавыш полосалары барлыкка китерә, - дип өстәде И.Куляжев. - Бүгенге көндә бу эшләр 70%-ка башкарылган».

Ремонтланырга планлаштырылган гомуми мәйданы 300 мең квадрат метр булган 290 ишегалды территориясеннән 140 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, 60 ишегалдында эшләр бара. Гомуми планның үтәлеше 55% тәшкил итә.

Бакчачылык ширкәтләрен керү юллары белән тәэмин итү өчен быел 14 бакчачылык ширкәтенә өч юлны төзекләндерү каралган, аларда 4700 дән артык бакча участогы урнашкан, дип искәртте спикер. Бүгенге көндә Идел буе районында «Волга», «Победа», «Залив», «Поиск» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләренә юллар юл салу эшләре бара.

Шуның белән бергә Казанда Мидхәт Булатов урамыннан Борисово урамына кадәрге участокта Казан боҗрасы (БКК) төзелешенә керештеләр, дип искәртте И.Куляжев. Хәзерге вакытта җир эшләре, инженерлык коммуникацияләрен күчерү, әйләнеч юлларны урнаштыру, монолит эшләр башкару өчен кирәкле материаллар һәм махсус техника әзерләү бара.

«Хәзер без ике юл фронтында эш алып бара алабыз – гамәлдәге урамнарны төзекләндерүдән тыш, Зур Казан боҗрасы кысаларында өр-яңа юл төзелә башлады. Безгә кадәр яшәгән кешеләр дә бертуктаусыз боҗралы шәһәр магистрале булдырырга хыялланган. Ул 1969 елгы Генплан белән проектланган, - дип шәрехләде Зур Казан боҗрасы төзелешен Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин. - Яңа юл белән Җиңү проспектын бер яктан һәм Иделнең сәнәгать ярын икенче яктан тоташтырганнан соң, без шәһәрдә бөтенләй башка транспорт хәленә тарыячакбыз».

«Барлык эшләр график буенча бара, башкарылган эшләрнең сыйфатын һәм нормативларының туры килүен тикшереп торуны «Главтатдортранс» республика заказчысы, шәһәрнең техник күзәтчелек хезмәте, район администрацияләре, Тышкы төзекләндерү комитеты һәм транспорт комитеты, ЮХИДИ һәм шәһәрнең битараф булмаган кешеләре башкара, - диде И.Куляжев. - Сыйфатсыз башкарылган эшләр ачыкланган җитешсезлекләрне бетергәнче кабул ителми».

Соңгы ике елда Казанда зур күләмдә юл эшләре башкарылды, дип билгеләп үтте Денис Калинкин һәм беренче чиратта әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешергә республика җитәкчелеге ярдәме ярдәм итә, дип өстәде. «Без километрга бер сумны җиткезергә теләп инде юлларны ямамыйбыз. Хәзер без тиешенчә юл катламын тулысынча яңартабыз, тротуарлар салабыз, яктырту ясыйбыз, - диде Денис Калинкин. - Без үзәктә һәм шәһәр читендәге ишегалларын һәм урамнарын тәртипкә китерәбез, ә һөнәри осталык чемпионаты ярдәмендә белем бирү учреждениеләренә илтә торган юлларны да төзекләндерәчәкбез».

Башкарма комитет башлыгы барлык җаваплы хезмәткәрләргә башкарылган эшләрнең барышын җентекләп тикшереп торырга кушты. «Безнең төп таләпләр – сыйфатлы эшләр, шуңа күрә подрядчылар тарафыннан контрольне катгыйландыруны сорыйм. Сыйфатсыз итеп эшләгән очракта алар барысын да үз хисапларына яңадан башкарачаклар», - дип йомгаклады Д.Калинкин.

Шәһәрдә юлларны ремонтлаудан тыш юл тамгаларын яңарталар – бу эшләр 96%-ка башкарылды инде, дип хәбәр итте ахырда И.Куляжев. Планлаштырылган 313 мең квадрат метрның 303 мең квадрат метрына юл тамгасы төшерелгән.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 22.07.2019
Видеорепортаж
22.07.2019 09:33
Казанда юлларны төзекләндерүгә бу елда 6 млрд 300 млн сум юлланган
Барлык яңалыклар