В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы башкаласында киләсе елда «Безнең ишегалды» программасы буенча күпфатирлы 450 дән артык йорт ишегалды төзекләндереләчәк
Денис Гордийко фотосы
Казанда 2026 елда «Безнең ишегалды» программасы буенча күпфатирлы 450 дән артык йортның ишегалларын төзекләндерү планга кертелгән. Район администрацияләре, идарәче компанияләр, проектлаучы оешмалар халык белән очраша һәм территорияләрне төзекләндерү планнары турында фикер алыша. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.
«Рәис карары буенча программа дәвам иттерелде, һәм без киләсе елга төзекләндерәсе ишегаллары исемлеген әзерлибез. Максатка таба барабыз, максатыбыз – Казанда начар ишегалларын нольгә калдыру», - диде Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин.
Хәзерге вакытта 2019 елда тикшерелгән Техник инвентарьлаштыру бюросы мәгълүматлары нигезендә төзекләндерү таләп итүче Казан ишегалларының 79 проценты төзекләндерелгән.
Алдарак хәзерге вакытта 2019 елда тикшерелгән Техник инвентарьлаштыру бюросы мәгълүматлары нигезендә төзекләндерү таләп итүче Казан ишегалларының 79 проценты төзекләндерелүе турында хәбәр ителгән иде. «Безнең ишегалды» программасы алты ел рәттән гамәлгә ашырыла. Программа ярдәмендә Казанда 3,6 миллион квадрат метрдан артык асфальт-бетон өслекле 2754 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, 30 меңгә якын парковка урыны җиһазландырылган. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә башкалада яшәүче 600 меңгә якын кешенең тормышы яхшы якка үзгәргән.