2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүдә казанлылар узган еллар белән чагыштырганда аз активлык күрсәтәләр. Тавышлар җитмәү ТР башкаласының иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә финанслау алмавына китерергә мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин халыкка активлык күрсәтергә һәм шәһәргә ярдәм итәргә чакырды.
«20 ел эчендә парклар һәм скверлар мәйданы 5 тапкырга артты. Бу мәсьәлә тулысынча хәл ителде дип әйтеп булмый. Финанслаудан без кирәкле санда тавыш җыя алмаганга гына колак кагар идек. Җәмәгать урыннары һаман да җитми торган районнар бар. Тавыш бирү — аларны гамәлгә ашыру өчен чын мөмкинлек. Шәһәрлеләрнең тавыш бирүдә катнашуларын һәм бу мәсьәләдә үз кызыксынуларын күрсәтүләрен сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына Денис Калинкин.
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, парк һәм скверларны төзекләндерүгә федераль финанслар җәлеп итү өчен халыкның тавыш бирүдә катнашу күрсәткеченә ирешергә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 21 апрельдә башланды һәм 12 июньдә тәмамланачак. Тавыш бирү gorodsreda.tatar.ru ru сайтында һәм «ТР Хезмәтләре» кушымтасында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә уза. Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала, бары тик бер генә иҗтимагый киңлекне сайларга мөмкин. Сораштыру узу якынча 5-7 минут вакыт ала.
Сайлап алу киңлекләре арасында Дәрвишләр бистәсендәге скейт-парк һәм «Тәбриз» скверы бар. Яңа Савин районында тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторларына багышланган скверны төзекләндерергә мөмкиннәр. Исемлектә шулай ук кичә Татар фронтовик шагыйре Фатих Кәримгә һәйкәл ачкан «Молодежный» скверы, Совет районында әлегә кадәр төзекләндерү эшләре алып барылмаган Нокса урманы һәм Вахитов районында Түбән Кабан күле яр буеның төзекләндерү этабының өченче чираты бар.