Мундиаль көннәрендә хәрәкәт Конфедерацияләр кубогы вакытындагы схема буенча оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июнь, Екатерина Виславская). 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты башланырга 13 көн калды, ә Казанда беренче матч ике атнадан – 16 июньдә узачак. Шәһәр масштаблы вакыйганы каршы алырга әзерләнә, шул исәптән транспорт хәрәкәтен оештыру ягыннан да. Тамашачылар өчен автобуслар, шаттллар эше һәм “соңгы миль” зонасында хәрәкәт итү нечкәлекләре белән “Татмедиада” үткән матбугат конференциясендә Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов һәм Транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Хисаметдинов сөйләделәр.
Конфедерацияләр кубогы - 2017 схемасына әйләнеп кайту
Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында “Казан Арена” стадионы каршындагы “соңгы миль” зонасы чикләрендә хәрәкәт итү Конфедерацияләр кубогы - 2017 схемасы буенча оештырыла. Дамир Фәттахов аңлатканча, мондый карар 7 майда стадионда үткән тест матчыннан соң кабул ителде. “Тест матчы күрсәткәнчә, яңа схема бер яктан уңайлы булды, аның ярдәмендә 69-нчы кварталда әйләнмәле хәрәкәт кертелде, икенче яктан барлык кешеләр өчен дә шунда керергә мөмкинлек булды, нәтиҗәдә зур бөке барлыкка килде”, - диде ул.
Узган елда сыналган схема 69-нчы кварталда яшүчеләргә үзләренең өйләренә Әмирхан проспекты аша Чистай урамына борылыш ягыннан керергә мөмкинлек бирә. “ДЧ вакытында пропусклар системасы булмаячак, - диде Дамир Фаттахов. – Кешеләр йортларына үтә алачаклар. Безнең өчен бу иң мөһим мәсьәлә”.
Шулай итеп, куркынычсызлык белән тәэмин итү максталарында, матч башланырга 4 сәгать кала һәм уен беткәч 2 сәгать дәвамында, юлларда хәрәкәт чикләнәчәк. Ул түбәндәге урамнарга кагыла:
С.Хәким ур., Ф.Әмирхан проспектыннан Чистай урамына кадәр;
Чистай ур., А.Бичурин урамыннан Ямашев проспектына кадәр А.Бичурин урамына хәрәкәт иткәндә, С.Хәким урамы юнәлешендә Ф.Әмирхан проспектына төшү юлыннан кала;
Чистай ур., Ямашев проспектыннан Адоратский урамына кадәр, Ямашев проспектыннан хәрәкәт иткәндә;
Ямашев пр., Адоратский урамыннан Себер трактына кадәр;
Гаврилов урамы дублеры, Маршал Чуйков урамыннан Чистай урамына кадәр;
Академик Арбузов ур., Журналистлар урамыннан Ямашев проспектына кадәр Журналистлар урамыннан хәрәкәт иткәндә.
Моннан кала, С.Хәким урамында юлның җанатарлар фестивале үтәчәк өлешендә Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр хәрәкәт чикләнә. 5 июньдә хәрәкәт чикләнер, дип фаразлана, чөнки фестивальгә әзерлек эшләрен юлда алып барырга кирәк.
Клиентлар төркемнәре өчен полоса
Клиентлар төркемнәрен йөртү өчен Чистай урамында аерым полоса бүленәчәк. Бу автомобильчыларның, законлы чикләүләргә һәм штрафларга карамастан, җәмәгать транспорты өчен бүленгән полосаларга керүе һәм бөкеләр барлыкка килүе аркасында эшләнә.
Чистай урамында машиналарны калдыру тыела
1 июньнән 7 июльгә кадәр Чистай урамында, “Казан Аренага” каршы урнашкан йортлар буенда машиналарны калдырырга тыела. Матч көннәрендә казанлылар һәм шәһәр кунаклары машиналарын 9 ярдәмче парковкада калдыра ала, FIFA таләпләре буенча алар стадионнан 800-1500 м ераклыгында урнашырга тиеш. Паркинглар “Леруа Мерлен”, “Тандем”, “Татнефть Арена”, “Мега”, “Южный”, “Максидом” сәүдә йортлары территориясендә, “Ак Барс” көрәш сарае янында урнашкан. “Метро” һәм “Парк хаус” белән сөйләшүләр алып барыла. Паркингларда урыннар 11080 автомобильгә җитә.
Шаттллар белән дә стадионга барып җитеп була, аларда йөрү – бушлай. Барлыгы 48 шундый автобус каралган. Алар ике маршрут буенча йөриячәк: Спорт сарае – Кәҗә бистәсе – “Адоратский урамы” тукталышы; “Казан 2” тимер юл вокзалы “Тандем” сәүдә үзәге аша – “Парк хаус” “Адоратский урамы” тукталышы. Кирәк булган очракта, матч башланырга 4 сәгать кала тагын бер маршрут җибәреләчәк – Казан халыкара аэропортыннан “Адоратский урамы” тукталышына кадәр.
Җәмәгать транспорты эше “соңгы миль” һәм җанатарлар фестивале районнарында гына үзгәрә
Чемпионат көннәрендә җәмәгать транспорты эше үзгәрмәячәк, “соңгы миль” һәм “Казан” гаилә үзәге яныннан тыш. “Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында җәмәгать транспорты ничек эшләгән булса, шулай эшләячәк”, - диде Марат Хисаметдинов.
14 июньнән 15 июльгә кадәр “Энергетика университеты” һәм “Кәҗә бистәсе” тукталышлары аркылы үтә торган транспорт эше төнге 12.00 сәгатькә кадәр озынайтыла.
Матч көннәрендә “күчеп утыру”
Матчлардан соң тамашачылар өйләренә уңайлы кайтып җитә алсын өчен 400 автобус, 20 өч секцияле трамвай һәм 29 троллейбус эшләячәк.
Матч башланырга 4 сәгать кала һәм уен беткәч 2 сәгать дәвамында хәрәкәт чикләнгәндә җәмәгать транспорты үзләренең соңгы тукталышларыннан “Ветеринария академиясе” һәм “Адоратский ур.” тукталышларына кадәр барачак. Юллары “Казан Арена” стадионы аша үтүче пассажирлар әлеге тукталышларда төшеп, башка транспортка күчеп утыру өчен, икенче тукталышка кадәр җәяү барырга тиеш булалар.
Моннан кала, 20 июньдә, 24 июньдә һәм 6 июльдә, матчлар 21.00 сәгатьтә башланган көннәрдә, “Казан Арена” стадионы янында йөрүче җәмәгать транспорты һәм метрополитен эше 2.00 сәгатькә кадәр озынайтыла.
6-нчы трамвай маршруты хәрәкәт чикләнгәннән соң ябыла. Троллейбус маршрутлары схемасы да үзгәрә. 2-нче маршрут “Сәламәтлек комбинаты” тукталышыннан “Адоратский ур.” тукталышына кадәр барачак. 13-нче маршрут хәрәкәте “Ленинград ур.” тукталышыннан “Адоратский ур.” тукталышына кадәр дәвам итәчәк, ә аның “Ветеринария академиясе” тукталышыннан “Халитов ур.” тукталышына кадәр хәрәкәте чикләнә. 2 һәм 13 номерлы троллейбуслар хәрәкәте футбол матчлары башлангач ябыла.
Авыр йөк машиналары тыела, рейс автобуслары – юк
1 июньнән 10 июльгә кадәр 5.00 сәгатьтән киләсе көн 1.00 сәгатькә кадәр Казан территориясендә Зур Казан боҗрасы чикләрендә 5 тоннадан арткан авыр йөк машиналары хәрәкәте тыела.
Шул ук вакытта, чемпионат вакытында рейс автобуслары хәрәкәте тыелу турындагы мәгълүмат кире кагылды.