В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авыручылар арасында 21 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Татарстанда СОVID-19 авыруының 51 яңа очрагы теркәлгән, 4-се читтән алып керү очрагы, калганнары – контактлы. 17 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 21 кеше Казанда яши, 10 кеше – Чаллыда, 6 кеше – Тукай районында, 3 кеше – Спас районында, икешәр кеше – Әлмәт, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман районнарында, берәр кеше – Мөслим, Питрәч, Саба районнарында.
11-нче июльгә Татарстанда 22 мең 905 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 20 мең 449 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән берсе – узган тәүлектә.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 25 мең 33 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 783 мең 333 кеше авырган, 5 млн 200 мең 219 кеше сәламәтләнгән, 143 мең 2 кеше үлгән.