Авыручылардан 16 кеше Казанда яши.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июнь). Татарстанда COVID-19 авыруының 30 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 3-се читтән кертелгән, калганнары контактлы. 11 кеше хастаханәгә озатылган, 19-ы өйдә дәвалана.
Авыручылар арасында 16 кеше Казанда яши, 6 кеше – Чаллыда, 2-шәр кеше – Биектау, Лаеш һәм Лениногорск районнарында, берәр кеше – Алексеевск һәм Питрәч районнарында.
23-нче июньгә Татарстанда 22 мең 183 COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 19 мең 850 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 107 – узган тәүлектә.
Республикада барлыгы 471 мең 743 кеше вакцинацияләнгән (тәүлеккә үсеш – 6528), шуларның 347 мең 302 кеше икенче прививка алган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 17 мең 594 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 5 млн 368 мең 513 кеше авырган, 4 млн 902 мең 110 кеше сәламәтләнгән, 130 мең 895 кеше үлгән.