В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда пандемия вакытында 2806 кеше сәламәтләнде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче июнь). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус белән авыруның 49 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 1-се чит илдән алып керелгән, 48-е - авыручылар белән элемтәдә булучылар. 14 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйләрендә дәвалана - аларның авыруы симптомсыз яки җиңел формада уза.
Коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча республика оператив штабында хәбәр итүләренчә, авырып китүчеләр арасында 1 балигъ булмаган, 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге 6 кеше бар, 18 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 12 кеше - 60 яшьтән алып 70 яшькә кадәр, 3 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.
22 авыручы Казанда , 14 кеше - Чаллыда, өч кеше - Чирмешән районында, икешәр кеше - Әлмәт, Әтнә һәм Яшел Үзән районнарында, берәр кеше - Биектау, Алабуга, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында яши.
Барлыгы 12-нче июньгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 3823 очрагы теркәлгән, 2806 кеше терелгән, шул исәптән 21 кеше - соңгы тәүлектә.
Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән авыруның 8 мең 987 яңа очрагы расланды. Шулай итеп, илдә авыруның барлык очраклары 511 мең 423-кә җиткән. Шулардан 269 мең 370 кеше сәламәтләнгән, 6 мең 715 кеше үлгән.