KZN.RU порталы материалында кайт белән йөрү турында мифларны бетерәбез.
Фото: Илнур Латыйповның шәхси архивы
Кайтинг – актив ял итү төре һәм рәсми җилкәнле спорт классы, биредә хәрәкәт һава еланы белән идарә итү (кайт) белән тәэмин ителә. Кайтинг белән җәен һәм кышын шөгыльләнергә була: елның җылы вакытында спортчы су өслеге буйлап, салкын вакытта кар буенча хәрәкәт итә. Бер үк кайтны елның теләсә кайсы вакытында кулланылырга мөмкин.
Кайтинг принцибы: һава еланының гөмбәзе күпертелә, ул ныклы баулар белән кайт белән идарә итү планкасына бәйләнгән була. Һава агымы гөмбәзне өскә күтәргәндә, спортчы хәрәкәтләнә башлый. Хәрәкәт юнәлешен планка ярдәмендә үзгәртергә мөмкин.
1 нче миф: кайтинг белән шөгыльләнү өчен физик әзерлек кирәк.
Илнур Латыйпов фикеренчә, теләсә кайсы кеше минималь физик әзерлек белән кайтингны үзләштерә ала – җил көчсез булганда салмак кына йөрергә мөмкин. Чаңгыда, сноубордта, тимераякта яки роликларда йөрүчеләргә кайтингны үзләштерү җиңелрәк булачак. Дәресләр өчен чаңгы киеме, өстәмә балаклава һәм җылы перчаткалар кияргә киңәш ителә.
2 нче миф: кайтинг белән шөгыльләнүне тренер белән генә башларга мөмкин.
Кайтингны мөстәкыйль яки инструктор белән үзләштерергә мөмкин. «Ләкин тренер ярдәме белән һава еланнары белән йөрергә 3-4 тапкыр тизрәк өйрәнергә була», – дип билгеләп үтә кайт-клуб җитәкчесе.
3 нче миф: кайтингка озак өйрәнергә кирәк.
Кайтинг белән ышанычлы шөгыльләнер өчен, инструктор белән 10 сәгать чамасы күнегүләр ясарга киңәш ителә. Дәресләрдә кайт белән идарә итәргә, старт алырга һәм элеккеге урынга кайтырга, махсус җиһазларны җыярга өйрәтәчәкләр, шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләячәкләр.
4 нче миф: һава еланы белән йөрү өчен чаңгы яки сноубордта басып тора белү дә җитә.
Кайтинг белән тулы дәресләр узу өчен, спортчыга кайт белән идарә итәргә һәм чаңгы/сноубордта йөрергә өйрәнергә кирәк. «Әлеге ике күнекмә үзләштерелгәч, без аларны берләштерәбез», – дип аңлатты И.Латыйпов.
5 нче миф: Татарстанда кайтинг белән шөгыльләнергә урын юк.
«Татарстанда һәм Казанда кайтинг белән шөгыльләнү өчен менә дигән шартлар бар», – ди И.Латыйпов. Республика башкаласында һава еланнары ярдәмендә Киров районындагы Идел буенда шөгыльләнергә мөмкин. Мондагы территориядә барлык юнәлешләрдә дә диярлек җил исә, шуңа күрә теләсә кайсы сезонда һәм тәүлекнең теләсә кайсы вакытында спорт белән шөгыльләнергә мөмкин. Кышкы кайтинг кызыклы, чөнки рельеф урыннары – калкулыклар һәм чокырлар буйлап йөрергә мөмкин. Әйтик, республиканың Апас районында сноукайтинг буенча ярышлар уза. Спортчылар 2-2,5 сәгать эчендә 60 км араны үтә.
Соңгы 10 елда Илнур Латыйпов эшли торган кайт-клуб төрле дәрәҗәдәге 30 га якын ярыш оештырган. Аларда Татарстаннан якынча 20 спортчы катнаша, шуларның 5 се – профессионаллар.
Бүгенге көндә шәһәрдә, И.Латыйпов сүзләренчә, кайтингны өйрәтә торган бер клуб эшли. Шулай ук Казанда үз хезмәтләрен 3 профессиональ инструктор тәкъдим итә.