Алар шәһәрлеләрнең фатирларын һәм йортларын йөреп чыгачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Алар шәһәр халкына дәүләт башлыгы вазифасына кандидатлар, «Мобиль сайлаучы» технологиясе ярдәмендә һәм өйдә тавыш бирү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Казанлылар сайлау участогының адресын һәм аның эш вакытын ачыклый, файдалы мәгълүмати сервислар һәм тавыш бирү көннәрендә «кайнар линия» эше турында белә алачак.
Бүген ТР Үзәк сайлау комиссиясе «ИнформУИК» проектында катнашучы сайлау комиссияләре әгъзаларын укытуны тәмамлады. Инструктажны республиканың барлык муниципаль районнарыннан 9 меңгә якын кеше үтте. Проектны гамәлгә ашыруда РФ Президентын сайлауны оештыруда мәшгуль булган барлык участок сайлау комиссияләре дә катнашачак, дип хәбәр иттеләр комиссиянең матбугат хезмәтендә.