Ноябрь башында шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе 0,33% тәшкил итә
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче ноябрь). Быелның гыйнвар-октябрь айларында Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 5,7 мең кеше эшкә урнаштырылган. Барлыгы мәшгульлек хезмәте органнарына төрле сораулар белән 15,8 мең шәһәр кешесе мөрәҗәгать иткән, шул исәптән 8,3 меңе эш эзләүчеләр сыйфатында исәпкә алынган.
Бүгенге көндә эшкәртү производствосы, төзелеш, транспорт һәм фәнни-техник өлкәләрендәге белгечләр аеруча кирәк, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.
Эш бирүчеләр тарафыннан 1 нче ноябрьгә игълан ителгән вакансияләр саны 17,9 мең берәмлек тәшкил итә. Иң күп тәкъдимнәр сәнәгать (3,6 мең), төзелеш (2,1 мең), транспорт һәм логистика (1,7 мең), дәүләт идарәсе һәм хәрби иминлекне тәэмин итү, социаль тәэмин итү (1,9 мең), мәгариф (1,6 мең), сәүдә (1,7 мең), IT-технологияләр өлкәсе (1 мең) кебек икътисад тармакларында тәкъдим ителгән.