В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспозиция бөтен илдән 22 яшь рәссамның йөздән артык эшен берләштерә
Фото: БИЗON заманча сәнгать галереясы
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче сентябрь). Казанның БИЗON заманча сәнгать галереясы бөтен илдән җәйге open callда җиңгән 22 рәссамның йөздән артык эшен тәкъдим итәчәк. Россиянең 38 шәһәреннән – Калининградтан Владивостокка кадәр – барлыгы 165 гариза килгән. «СВ: выход из-под контроля» күргәзмәсе 12 нче сентябрьдә ачылачак.
Яшь рәссамнар дүрт метр озынлыктагы гигант скульптура-конструктор «Зур балык»ны, колакчынлы табутны һәм совет келәмнәреннән өч метрлы агачны тәкъдим итәчәкләр. Мәскәүдә арт-берләшмәдә керамик косметичкалар хит булган, аларны Казан өчен махсус татар орнаменты белән бизәгәннәр. Диджитал-артта да экспериментлар булачак: милли үрнәкләрне футуристик стильдә эшләячәкләр. Рәссамнар классик ысулларны заманча технологияләр белән берләштергән эшләрне дә күрсәтәчәк: 3D-басма, эпоксидлы кою, формовка, нейронсеть графикасы.
Экспозиция галереяның ике катын биләячәк. Куратор Александр Шагулин авторлар белән бергә ачылу көнендә 18:30 сәгатьтә экскурсия үткәрәчәк.
Ә икенче көнне Мәскәү арт-менеджеры һәм «Свои» open callы эксперты Алина Сосновскаяның «Заманча сәнгать – Бэнкси гына түгел: төп исемнәр һәм зур акчалар» лекциясе узачак. Ул белергә кирәкле заманча рәссамнар, сәнгать бәясе турында сөйләячәк, шулай ук ничек уңышлы автор булырга һәм үз коллекцияңне җыя башлау буенча киңәшләр бирәчәк. Лекция 18:30 да башлана.
Галерея Бауман урамы, 44/8 адресы буенча урнашкан. Ул көн саен 12:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Күргәзмә 16 яшьтән өлкәнрәк булган кунакларга исәпләнгән, керү билетлар буенча.