Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.11.2021, 09:43

Татарстанның дүрт проекты ландшафт архитектурасы өлкәсендә Россиянең төп профессиональ премиясенә ия булды

Казансу елгасын үстерү стратегиясе иң яхшы шәһәр төзелеше проекты дип танылды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU 30-нчы ноябрь). Татарстанның ландшафт архитектурасы өлкәсендә дүрт проекты Россиянең төп профессиональ премиясен алды.

Казан проектлары абсолют җиңүче булды. Әйтик, Казансу елгасын үстерү стратегиясе иң яхшы шәһәр төзелеше проекты дип танылды. Исегезгә төшерәбез, документ нигезендә елга буенда 12 яр буе паркыннан торган Россия өчен уникаль экосистема булдыру планлаштырыла. Яңа киңлекләрнең мәйданы 1536 га булачак, җәяүлеләр өчен 150 километрга сузылган маршрутлар булдырылачак. Моннан тыш, яр буеның яңа участоклары проекты да югары бүләккә лаек булды – 5 гектардан артык җәмәгать урыннары бәяләнде.

Экологик, инженерлык дизайны объектларына багышланган проектлар арасында «Татарстан көзгеләре» туристлык-ял итү кластеры көмеш призер булды, аның территориясендә Зәңгәр күлләр урнашкан. Хәзер сулыкларга яр буе линиясе җимерелү сәбәпле куркыныч яный, әмма күлне проект ярдәмендә саклып калырга мөмкин булачак, ә тирә-ягындагы территориядә активлык үзәкләре һәм экологик сукмаклар барлыкка киләчәк. Исегезгә төшерәбез, кластер барлыгы 3 махсус сакланучы табигый территорияне берләштерә: «Зәңгәр күлләр» тыюлыгын, Семиозерка урманын һәм Казансу елгасын. Проектның концепциясе – мегаполистан 30 минутлык ераклыкта кыргый табигать.

Ландшафт архитектурасы буенча XII Россия милли премиясе «Ландшафт архитектурасы буенча Россия милли премиясе» фестивалендә жюриның эш нәтиҗәләре буенча бирелә. Әлеге фестиваль Россиянең ландшафт архитектурасы, ландшафт төзелеше, ландшафт индустриясе һәм бакча-парк сәнгате объектларын планлаштыру, саклау һәм идарә итү өлкәсендәге заманча казанышларын чагылдыра, дип хәбәр ителә park.tatar Instagram-аккаунтында.

Барлык яңалыклар