Коронавирус таралу куркынычын булдырмас өчен ярышлар тамашачыларсыз узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Йөзү буенча FINA Дөнья кубогының дүртенче этабында катнашу өчен Казанга 37 илдән 292 спортчы киләчәк. Ярышларны оештыруда 100-дән артык волонтер ярдәм күрсәтәчәк. Ярышлар 28-нче октябрьдән 30-нчы октябрьгә кадәр Су спорт төрләре сараенда саклык чараларын үтәп һәм тамашачыларны чакырудан башка узачак.
Халыкара турнир алдыннан шәһәрдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары өчен мастер-класслар узды. Һөнәри киңәшләре белән Нидерландтан Токиода узган Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры Арно Камминга, аның тренеры Марк Фабер, шулай ук Швециядән Мишель Коулман һәм Бразилиядән Фернандо Шеффер уртаклашты.
2021 елгы йөзү буенча FINA Дөнья кубогы этабы Казанда дүртенче булачак. Моңа кадәр, 1-нче октябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр, ярышлар Берлинда, 7-нче октябрьдән 9-нчы октябрьгә кадәр – Будапештта, 21-нче октябрьдән 23-нче октябрьгә кадәр – Дохада узды. Барлык дүрт этапта спортчылар 25 метрлы бассейнда ярыша. Әлеге чыгышлар 2021 елның 16-21-нче декабрендә Абу-Дабида узачак дөнья чемпионатында катнашу өчен FINA «А» һәм «В» нормативларын үтәү өчен ярышлар исемлегенә кертелгән.
Ярышлар, FINA регламенты, Россия законнары һәм ТР Министрлар Кабинеты карары белән билгеләнгән таләпләрне исәпкә алып эшләнгән регламент нигезендә, саклану чараларының барысын да исәпкә алып, штат режимында узачак. Катнашучылар бер тапкыр кулланыла торган битлекләр белән тәэмин ителәчәк, Су спорт төрләре сараенда кулларны гигиена белән эшкәртү зоналары җиһазландырылачак, керү төркемнәрендә тән температурасын үлчәү оештырылачак, социаль дистанцияне үтәү өчен билге куелачак.
Йөзү буенча дөнья кубогы 1988 елдан Халыкара су спорт төрләре федерациясе (FINA) тарафыннан уздырыла. Ярышлар төрле шәһәрләрдә үткәрелә торган этапларга бүленә. Казан инде 2015, 2018 һәм 2019 елларда FINA Дөнья кубогы этапларын кабул итте, дип хәбәр итә Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.