Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов атналык күчмә киңәшмәдә өлешчеләрнең проблемалы объектларында эшләрнең барышы белән танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар, Алсу Сафина). Казанда Четаев урамындагы дүртенче йортны Дәүләт төзелешен күзәтү буенча йомгаклау тикшерүенә әзерли башларга планлаштыралар. Бүген "Бриз" подрядчы оешмасы директоры Андрей Беляковка Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов алданган өлешчеләр проблемалары буенча атналык күчмә киңәшмәдә тиешле график төзергә кушты. Эшлекле очрашуда катнашучылар "Молодежный" ТК төзелеш мәйданчыгында булдылар, шулай ук Чистай урамындагы 68-нче кварталдагы йортның эш барышы белән таныштылар.
"Башнялы кран "китте", димәк, эшнең чираттагы этабы тәмамланды"
Күчмә киңәшмә традиция буенча Нокса авышлыгында "Молодежный" торак комплексының беренче һәм икенче йортларының төзелеш мәйданчыгында башланды. Шулай итеп, икенче йортта ике башнялы кранның берсен җыештырдылар, шул рәвешле подрядчыларның берсе - "СК Строй" ҖЧҖ үз эш күләмен йортның беренче секциясендә төгәлләде. "Башнялы кран китте, димәк, блоктагы эшләрнең чираттагы этабы тәмамланды", - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. Шул ук вакытта икенче кран – "Ак Таш" ҖЧҖ компаниясенеке - эшләвен дәвам итә, һәм ул анда вакытта, беренче йортны тапшырырга ярамый.
Салкын һава торышы аркасында икенче йортта кирпеч салу эшләре туктатылды. "Минус 15 градуста, нормалар буенча, кирпе салырга киңәш ителми", - дип ассызыклады А.Нигъмәтҗанов. Түбә ябу эшләре белән дә шундый ук хәл.
Беренче йорттагы эшләр турында фикер алышканда, подрядчы– "Ак Таш" - вәкиле балконнарда ПВХ-конструкцияләрен алюминийга алмаштыру күздә тотыла, дип сөйләде. А.Нигъмәтҗанов подрядчы тәкъдимен хуплады һәм әлеге конструкцияләрнең ышанычлылыгы мөһим булуын ассызыклады.
Хәзерге вакытта объектта 40-50 кеше эшли. Элеккечә беренче йортта шәхси җылылык пункты (ИТП) куелмаган, димәк, җылыту да юк. "ИТП нинди булуына карап, җылыту системасын да эшләячәкләр, – дип аңлатты өлешчеләргә Азат Нигъмәтҗанов. - Подрядчы әзер, әмма кирәкле сызымнар әлегә әзер түгел. Проект җылылык челтәрләре белән килештерелергә тиеш. Шуннан соң "Ак Таш" ИТП комплектлау эшенә керешәчәк. Бу катлаулы җайланма, ул һава торышын җайга салу төеннәрен үз эченә ала". Хәзер йорт электр белән җылытыла. "Бу күпкә кыйммәт, әмма бу подрядчының чыгымнары,чөнки безнең бәя "каты". Әгәр дә шулай эшлиселәре килә икән, эшләсеннәр, ләкин мин подрядчы урынында тизрәк җылылык җибәрергә тырышыр идем", - дип өстәде А.Нигъмәтҗанов. Ул подрядчыларга мөрәҗәгать итеп, индивидуаль җылылык пунктларыннан башка йортны тапшыру мөмкин түгел, дип ассызыклады.
"Ә катлар салсак, йорт җимереләчәк? Өлешчеләр белән нәрсә булачак?"
Четаев урамы буенча 4 номерлы торак йортта 70-80 кеше эшли. "Эш күләме буенча бу безнең планлаштырылган вакытка туры килә", - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары. Гыйнвар ахырына подрядчы - "Бриз" ҖЧҖ - штукатур эшләрен һәм идәннәрне тарттыруны тәмамларга ниятли. Эшләрнең бер өлешен югарырак температураларда башкарырга мөмкин, моның өчен якынча 10 көн кирәк булачак. Исегезгә төшерәбез, элек йортка җылылык җибәрелгән, электр һәм азотлы системалар тоташтырылган иде.
А.Нигъмәтҗанов йортны кышкы чорда актуаль булган гадиләштерелгән вариантта уңай температура башланганчы тапшыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Нормалар нигезендә, якындагы территорияне төзекләндереп бетермичә, аерым алганда, асфальтның икенче катыннан башка, йортны тапшырырга була. Бу очракта төзекләндерү эшләре җылытканнан соң тәмамланачак. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары "Бриз" директоры Андрей Беляковка киләсе киңәшмәгә Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан йортның йомгаклау тикшерүенә әзерлек графигын тәкъдим итәргә кушты.
Март аенда өлешчеләр объектта була алачак, йортның әзерлеген карый һәм үз искәрмәләрен җиткерә алачаклар.
Очрашуга шулай ук Четаев урамындагы өченче йортның язмышы белән кызыксынучы өлешчеләр дә килде. "Өченче йортка килергә ният бар, ләкин әлегә конкрет карарлар кабул ителмәгән, - дип аңлатты Азат Нигъмәтҗанов. – Без проектны әзерли алырлык проект оешмасын тәкъдим иттек. Хәзер финанслау мәсьәләсе хәл ителәчәк".
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Свей" ҖЧҖ төзүчегә үз вакытында 3 секцияле 9 катлы йорт төзелешенә рөхсәт бирелде, әмма биредә фатирлар 7 секцияле 18 катлы торак йорт өчен сатылды. Төзелешне йорт каркасын төзү барышында туңдырганнар, шуңа күрә хәзер эшне дәвам итү өчен проект кирәк. "Ә катлар салсак, йорт җимереләчәк? Өлешчеләр белән нәрсә булыр? - өлешчеләр турында зур фикер алышуны Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары өзде. - Төзүче, аның соңгы йортлары булуын күреп, биредә булырга тиеш булмаган нәрсәләр ясап калдырган".
Чистай ур., 68 адресы буенча урнашкан йортта эш югары темплар белән бара
Чистай урамындагы 68-нче кварталда эшләр дәвам итә. Андрей Беляков сүзләренә караганда, беренче блокта җылылык тулысынча җибәрелгән, штукатур эшләре һәм югары катлардагы идәннәрне бәйләү тәмамланган. "Беренче катта эшләр калды ", - дип билгеләп үтте "Бриза" директоры. Моннан тыш, тәрәзә рамнары тулысынча алыштырылган, кертү-бүлү җайланмалары куллануга әзер, электрика буенча эшләр 95% башкарылган, хәзер подрядчылар планы буенча – кат һәм фатир щитларын урнаштыру һәм алыштыру, дип өстәде А.Беляков. Параллель рәвештә фасад эшләре бара.
Икенче блокта тәрәзә конструкцияләрен алыштыру дәвам итә. 13 катка кадәр җылылык җибәрелгән, бу процесс атна ахырына кадәр тулысынча төгәлләнәчәк. Идәннәрне монтажлау 6 катка кадәр башкарылган, эш астан өскә таба бара.
А.Беляков шулай ук конструкцияләрне көчәйтүгә дә игътибар итте.
Башка катнашучылар арасында лифтлар белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Беренче блокта алар эш хәлендә, шул ук вакытта тросларны, канатларны һәм башка элементларны алыштыру зарур. Лифт җиһазларына ревизия ясау икенче блокта да үткәрелде. "Заводка гариза җибәрелгән, бу атнада барысын да түләргә тырышачакмын. Февраль ахырына кадәр лифтлар икенче блокта эшләтеп җибәреләчәк", - дип ышандырды подрядчы оешма җитәкчесе.
Йортның өлешчесенең берсе Диана Бушенева объектка өлеш кертеп фатир алучыларның берсен булса да керетргә мөмкинме, дип кызыксынды. Азат Нигъмәтҗанов төп эшләр тәмамланганнан соң, график әзерләнәчәген хәбәр итте, өлешчеләр объектка керә алачак. "Йорт Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тапшыру өчен әзерләнә, һәм без үтәргә тиешле таләпләр бар, - дип ышандырды ул. - Бу йортның норматив документларга, техник регламентларга, дәүләт экспертизасын узган проектка туры килүен раслый торган бердәнбер легитим орган".
Эшлекле киңәшмәдә шулай ук Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин, өлешләп түләүчеләргә ярдәм фонды башкарма директоры Иван Новиков, торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов, "Фон-Ривьера" ҖЧҖ директоры Диана Әхмәтҗанова, "Фон" ДК техник директоры Сергей Орлов, "Фирма Свей" ҖЧҖнең конкурс идарәчесе Андрей Урлуков, шулай ук челтәр оешмалары һәм шәһәр хезмәтләре вәкилләре катнашты.