18-нче майга кадәр эшләрне төгәлләү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче май). Казанда «Черек күл» паркында җәйге сезонга әзерлек бара - күл касәсен су белән тутыра башладылар.
Исегезгә төшерәбез, кыш көне паркта шугалак ясалган иде. Сезон тәмамлангач, күл касәсеннән суны суыртып алдылар, ә ясалма сулык төбен чүп-чардан чистарттылар. Күлне су белән тутыру эшен 18-нче майга кадәр төгәлләү планлаштырыла. Парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, күлгә яңа кошлар җибәрү көтелми.