В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда 180-ләп спортчы катнашачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче гыйнвар). 26-нчы гыйнвардан 31-нче гыйнварга кадәр Казан Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узачак.
Ярышларның шәхси һәм команда зачетында якынча 180 спортчы, шул исәптән Татарстаннан 80 теннисчы катнашыр дип көтелә.
Чемпионатны ачу тантанасы 27-нче гыйнвар көнне 14.00 сәгатьтә, бүләкләү һәм ярышларны ябу тантанасы, финал очрашулары тәмамлангач, 31-нче гыйнварда 12.00 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Ярышларның тулырак программасын сылтама буенча карарга мөмкин.