В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программага дрессура һәм конкур буенча ярышлар да кертелгән.
Фото: Денис Гордийко
Дрессура буенча ярышларда дүрт, биш, алты һәм җиде яшьлек яшь атларда балалар, үсмерләр һәм өлкәннәр катнаша. Конкур буенча ярышлар программасына 90-нан 140 сантиметрга кадәр биеклектәге 9 маршрут керә.
Җиңү өчен командалар һәм атларның шәхси хуҗалары көрәшәчәк, шул исәптән илнең башка төбәкләреннән дә.
Ачылу тантанасы 2-нче октябрь 10.00 сәгатьтә Ат спорты буенча республика спорт мәктәбендә (Патрис Лумумба ур., 47а корпус 3) узачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Ярышлар 29-нчы сентябрьдән 1-нче октябрьгә һәм 2-нче октябрьдән 4-нче октябрьгә кадәр барачак. Тамашачыларга һичшиксез санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәргә һәм трибуналарга сулыш органнарын саклау чараларында - битлекләр яки респираторларда - килергә кирәк.