Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.05.2023, 11:00

Казандагы Акчарлак күлләренә махсус саклана торган табигый территория статусы бирелде

Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче май). Казандагы Акчарлак күлләре махсус саклана торган табигый территориягә әверелде. Тиешле карар муниципаль берәмлекнең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылып чыкты. Мондый статус шәһәрне үстерү институтының экологик һәм табигый кыйммәткә ия булган территорияне саклау өчен нәтиҗәсе нигезендә бирелә. Документ буенча Акчарлак күлләре «Җиңү паркы» җирле әһәмияттәге махсус саклана торган табигый территориягә карый.

Акчарлак күлләре Яңа Савин районында 7 нче шәһәр хастаханәсе артында урнашкан һәм элеккеге Кизик сазлыгы урынында сулы-сазлык җирләренең калдыклары булып тора.

Зур Акчарлак күлендә шулай ук үрдәк сыман һәм җырлаучы кошлар да яши. Ә янәшәдә урнашкан Кече Акчарлак күле яшь акчарлакларны тукландыру һәм җәй өчен урын булып тора, шуңа күрә ике күлне дә бергәләп махсус саклана торган табигый объектлар буларак карарга кирәк.

Акчарлак күлләренең гомуми мәйданы 9,5 га тәшкил итә. Моңа кадәр 2,6 га мәйданлы Кече Акчарлак күле территориясе төзекләндерелгән иде. Беренче чиратта күлне экореабилитацияләү буенча эшләр башкарылган. Җәмәгать киңлеге хастаханә янында урнашкан, шуңа күрә төзекләндерү вакытында пациентларны савыктыру һәм сәламәтләндерү өчен төрле функциональ зоналар билгеләнгән. Барлык эшләр медицина реабилитациясе өлкәсендәге экспертлар һәм хастаханә хезмәткәрләре фикерен исәпкә алып башкарылган.

Кече Акчарлак күле янында урнашкан Зур Акчарлак күле 2024 елда төзекләндерү өчен Казанның 30 иҗтимагый киңлеге исемлегенә кертелгән, алар өчен Татарстан халкы май ахырына кадәр тавыш бирә ала.

Барлык яңалыклар