В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр ТР башкаласы аэропорты 105 меңнән артык пассажирга хезмәт күрсәткән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче гыйнвар). 31-нче декабрьдән 9-нчы гыйнварга кадәр Казан аэропортында 105 мең 210 пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Бу 2020-2021 елның шул ук чорына караганда 47,4%-ка күбрәк. Барлыгы 470 рейс башкарылган, очып китү һәм килүләрне исәпкә алып, үсеш 46% тәшкил иткән.
Эчке линияләрдә 78 мең 492 пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу 2020-2021 елның шушы чорына караганда 26 процентка күбрәк. Казанлылар еш кына Мәскәүгә – 39 мең 814 кеше, Сочига – 8 мең 456 кеше, Краснодарга – 2 мең 172 кеше, Симферопольга – 1 мең 748 кеше һәм Минераль Суларга – 1 мең 508 пассажир очкан, дип хәбәр итә Казан аэропорты матбугат хезмәте.
Халыкара маршрутлардан 26 мең 718 пассажир файдаланган, бу 2020-2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3 тапкырга диярлек күбрәк. Мисырга очучы рейсларга ихтыяҗ аеруча зур булган: Хургадага 5 мең 203 кеше һәм Шарм-әш-Шәйхка 4 мең 852 кеше очкан. Шулай ук популяр очышлар арасында: Истанбул – рейслардан 4 мең 424 кеше файдаланган, Дубайга 2 мең 101 кеше һәм Антальяга 2 мең 51 пассажир очкан.