Кайбер социаль әһәмиятле позицияләр буенча тарифлар төбәкләргә бәйле рәвештә уртача 10% тан 15% ка кадәр төшәчәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче сентябрь, Зилә Гайфи). 1 нче октябрьдән Россиядә нотариаль гамәлләр өчен түләү формалаштыру тәртибе үзгәрәчәк. Кайбер социаль әһәмияткә ия хезмәтләр буенча тарифлар төбәккә бәйле рәвештә уртача 10% тан 15% ка кадәр төшәчәк. Бу хакта бүген II Казан халыкара юридик форумында РФ юстиция министры Константин Чуйченко хәбәр итте.
Нотариуслар хезмәтләре өчен түләү федераль һәм төбәк тарифларыннан торачак, соңгысы үз чиратында яшәү минимумына бәйле булачак. Министрлык төзәтмәләр кертергә һәм ил субъектларында хезмәт күрсәтүләр өчен түләүне нигезсез арттыруны булдырмаска вәгъдә итә.
Гомумән алганда, якын арада адвокатура, нотариат, юридик хезмәтләр базары белән бәйле тулы бер үзгәрешләр блогы көтелә. Шулай итеп, хәзер РФ адвокатларының бердәм дәүләт реестрын булдыру турында закон проектының икенче укылышына төзәтмәләр әзерләнә, ул ышанычлы мәгълүматлар белән бердәнбер рәсми ресурс булачак. Закон дәрәҗәсендә Юстиция министрлыгы һәм адвокатлар палатасы арасында мәгълүматлар алмашу өчен комплекслы мәгълүмат системасы статусы ныгый. Юстиция министрлыгына квалификация имтиханын тапшыру тәртибен раслау һәм адвокат булырга теләгән дәгъвачыларның белемнәрен бәяләү вәкаләтен бирәчәкләр. Шулай ук аларның белем дәрәҗәсенә карата таләпләре дә арта.
Моннан тыш, Константин Чуйченко хәбәр иткәнчә, 14,5 млн документ булган гамәлдәге сервислар нигезендә хокукый актлар текстлары белән федераль мәгълүмат системасы булдырылачак. Юстиция министрлыгы муниципалитетларның система белән эшен координацияләргә әзер.
II Казан халыкара юридик форумы 28-29 нчы сентябрьдә уза, анда 600 дән артык кеше җыелачак. Алар арасында хакимият органнары, юридик, педагогик һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре, 10 илдән һәм 30 дан артык шәһәрдән (Россия, Һиндстан, Кытай, Бразилия, Белоруссия, Казахстан, Үзбәкстан һ.б.) галимнәр бар.
Быел форум илебездә мөһим вакыйгалар фонында уза. Алар арасында – Россия империясенең беренче юстиция министры Гавриил Державинның 280 еллык юбилее, РФ Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институтының 100 еллыгы, РФ Конституциясенең 30 еллыгы.