В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
55 килограммнан артык авырлыктагы 18 яшьтән өлкәнрәк һәр сәламәт кеше кан доноры була ала
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Донор каны катлаулы операцияләр вакытында яки бала тапканда, кан күп югалтканда, авыр җәрәхәтләр алганда, пешү очракларында һәм башка авыруларны дәвалаганда файдаланыла. Бер донорның каны компонентларга аерыла, шул рәвешле ул берничә пациентка тормыш бүләк итә.
55 килограммнан артык авырлыктагы 18 яшьтән өлкәнрәк һәр сәламәт кеше кан доноры була ала. 500 миллилитрга кадәр кан бирү сәламәтлек өчен зыянсыз.
Татарстан Республикасында донор канын кайда тапшырырга мөмкин?
Казанда канны Җиңү проспекты, 85 адресы буенча урнашкан Республика кан үзәгендә 7.30 дан 13.00 гә кадәр тапшырырга була.
Кан донорларын кабул итү Республика клиник хастаханәсе, Республика балалар клиник хастаханәсе, Төбәкара клиника-диагностика үзәге каршындагы кан салу бүлекчәләрендә дә гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасында шулай ук Республика кан үзәге филиаллары – Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама кан салу станцияләре эшли.
Донорга кан тапшыруга ничек әзерләнергә?
Кан бирергә өч тәүлек кала составында анальгин, аспирин һәм башка антикоагулянтлар булган дарулар кабул итмәгез.
Ике тәүлек кала алкоголь кулланмагыз.
Бер тәүлек кала майлы, ысланган, ачы ризыклардан баш тартыгыз.
Кан тапшырасы көнне иртәнге ашны (шикәрле чәй, суда пешкән ботка, сушки, сохари, кайнатма белән бутерброд) ашау мәҗбүри.
2 сәгать кала тәмәке тартудан тыелырга кирәк.
Кан бирү күпме вакытны ала?
Кан бирү күп вакыт таләп итми – донор канын алуга 15 минуттан да кимрәк вакыт бирелә. Кан компонентларын (плазма яки кан күзәнәкләрен) тапшыру озаграк дәвам итә – 30 минуттан алып сәгать ярымга кадәр.
Кан бирү ешлыгы нинди булырга тиеш?
Ир-атлар елына иң күбе – биш, хатын-кызлар дүрт тапкыр кан бирә ала. Бер процедурадан соң кабат кан бирү өчен ким дигәндә 60 көн, ә плазма бирү өчен ким дигәндә 30 көн вакыт узарга тиеш.
Донор канын биргәннән соң ничек тернәкләнергә?
Кан биргәннән соң, күп итеп (кимендә 2 л) сыеклык эчәргә тырышырга кирәк, әйтик, чәй, сок, минераль су. Алкогольдән тыелу мөһим.
Аксымга бай ризыклар: ит, бавыр, балык, йомырка, кузаклылар, карабодай, кипкән җиләк-җимешләр ашау зарур.
Кан тапшырган көнне организмга ял итәргә мөмкинлек бирергә кирәк, ягъни физик күнегүләрдән, спорт залына һәм саунага барудан баш тартыгыз.
Кан бирүнең сәламәтлек өчен нинди уңай яклары бар?
Беренчедән, донор бушлай медицина тикшерүе уза: кан тапшырыр алдыннан һәр донорны табиб-трансфузиолог карый, лабораториядә кан анализлары ясала. Икенчедән, бу – йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын профилактикалау, инфаркт килеп чыгу куркынычын киметү, эмоциональ халәтне яхшырту, иммунитетны ныгыту, организмның яңаруы. Моннан тыш, организм кан югалтуга күбрәк яраклаша.
Донор нинди өстенлекләргә ия?
Кан тапшырасы көнне донор, эш хакын саклаган хәлдә, эштән азат ителә. Донорның ел дәвамында тагын бер көн ял алу хокукы бар.
Донор ашау өчен акчалата компенсация ала.
40 тапкыр кан яки 60 тапкыр плазма тапшырганнан соң, донорга «Россиянең мактаулы доноры» исеме бирелә.
Донорлык – зур батырлык, кемгәдер өмет, вакыт һәм чын бәхет табу мөмкинлеге бүләк итү. Шуңа күрә һәр донор – герой.
Без барлык донорларга шәфкатьлелек, кешелеклелек һәм коткарылган гомерләр өчен рәхмәтле.