Электрон версиясе һәр пәнҗешәмбе бастырыла
2024 елның 11 нче июлендәге «Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәр басмасында шәһәр хакимиятенең түбәндәге карарлары бастырылачак:
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 5 мартындагы 778 номерлы карары
Казан шәһәре территориясендә компенсацияләү (торгызу) рәвешендә яшелләндерүгә таләпләрне раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 5 мартындагы 779 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2019 елның 10 сентябрендәге 3255 номерлы «“2019-2025 елларга Казан шәһәрендә коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” муниципаль программасын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 11 мартындагы 809 номерлы карары
Себер тракты урамындагы линия объекты территориясен планлаштыру проектын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 17 маендагы 2073 номерлы карары
Казан шәһәренең гомуми файдаланудагы җир өсте шәһәр пассажир транспортыннан файдалану кагыйдәләрен раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 20 маендагы 2082 номерлы карары
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2021 елның 2 июнендәге 1381 номерлы «Казан шәһәре зиратларында кабер өсте корылмалары белән эшләр башкаруга рөхсәт бирү буенча муниципаль хезмәт күрсәтүнең административ регламентын раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 29 маендагы 2227 номерлы карары
«“Яңа Порт” гидротехник корылмасы (1 нче этап)» җирле әһәмияттәге линия объекты территориясен ызанлау проектын раслау турында
Казан шәһәре Башкарма комитетының 2024 елның 20 маендагы 2415р номерлы боерыгы
Казан шәһәре территориясендә реклама корылмаларын урнаштыруга һәм алардан файдалануга килешүләр төзү хокукына сатулар оештыру турында
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәре басмасында Казан Мэрының карарлары һәм күрсәтмәләре, Казан шәһәр Думасы карарлары, Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының күрсәтмәләре һәм карарлары һәм башка актуаль хәбәрләр һәм гомумшәһәр әһәмиятендәге документлар бастырыла.
«Муниципаль хокукый актлар һәм башка рәсми мәгълүмат» челтәре басмасы эшчәнлегенә кагылышлы барлык сорауларны sbornik_kgoc@mail.ru электрон адресы буенча җибәрергә яки +7(843)299-18-72 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.