Фото: Денис Гордийко
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2024 елның 28 нче мартындагы 12 (743) нче номерлы Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында шәһәр хакимиятенең 2024 елда Казан шәһәре территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру; «Тихая гавань» территориясен планлаштыру проектын раслау; Урам-юл челтәре элементын – Казан шәһәре Вахитов районындагы Архитектура юлын гамәлдән чыгару; Казан шәһәре Идел буе районының Рәшит Сәлахов урамында ачык сервитут билгеләү; Казан шәһәре Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе карамагындагы «Шәһәрне үстерү институты» муниципаль бюджет учреждениесенә муниципаль биремгә кертелмәгән чараларны оештыруга башка субсидия бүлеп бирү күләмен һәм шартларын билгеләү тәртибен раслау турында һ.б. карарлары һәм хәбәрләре урнаштырылачак.
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Документлар һәм хокукый актлар җыентыгының архив чыгарылышларын Казанның теләсә кайсы шәһәр китапханәсендә табып була. Яңа чыгарылышны, шулай ук узган атнада чыккан санны шәһәрнең газета киоскларында сатып алырга мөмкин.
Басмага теләсә кайсы почта бүлеге аша (язылу индексы П2266), шулай ук «Урал-Пресс Казан» ҖЧҖ альтернатив язылу һәм китереп бирү хезмәте +7(843)204-14-93, +7(843)204-14-95, +7(843)204-16-20 телефон номеры аша язылырга мөмкин.
Җыентыкка кагылышлы барлык сораулар белән sbornik_kgoc@mail.ru электрон почтасына яисә +7(843)299-18-72 телефон номерына мөрәҗәгать итүегез сорала.