Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.02.2024, 10:14

Мини-картиналар белән брошьлар, йоннан скраб-сабын һәм экоуенчыклар – «Игелекле сувенир» проекты Казанның сәламәтлекләре чикләнгән балаларын эшкә ничек өйрәтә

Бижутерияне 70% ка кадәр күрү сәләтен югалткан балалар ясый, ә керамикадан эшләнгән әйберләрне балалар өлкәннәр күзәтүе астында мичтә 36 сәгать яндыралар

Казанда беренче «Игелекле сувенир» стационар витринасы ай ярым эшли. Кибет киштәсе өчен әйберләрне инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар ясый. Моңа кадәр инклюзив остаханәләрдән продукцияне махсус күчеп йөрүче ярминкәләрдә генә сатып алырга мөмкин иде. Әзер әйберләр «Мечта» ял үзәкләрендә һәм «Перемена» рухи һәм иҗади үсеш үзәгендәге дәресләрдә ясала. Бүгенге көндә барлыгы 300 мең сумлык «игелекле сувенирлар» сатылган. Әлеге чаралар ярдәмендә балалар дәресләргә йөрүләрен һәм кул эшләнмәләрен ясауларын дәвам итә алалар, чөнки чыгым материаллары да даими таләп ителә.

Фото: «Забота» инвалид балаларның ата-аналары төбәк иҗтимагый оешмасы

«Игелекле сувенир» витринасы декабрь ахырында Павлюхин урамындагы сәүдә үзәгендә «Игелекле Казан» һәм шәһәр мэриясе ярдәме белән ачылды. Кибеттә полимер балчыктан, сәйләннән, керамикадан ясалган әйберләр, шәмнәр, йомшак уенчыклар, тегү товарлары һ.б. бар. Алар кибет киштәсенә килгәнче, берничә этап үтә: продуктны уйлап чыгару, материаллар сатып алу, җитештерү һәм төрү. Әгәр җитештерү фабрикаларында процесста берничә дистә эшче катнашса һәм көчле җиһазлар җәлеп ителсә, «Игелекле сувенир» сату ноктасы өчен товарлар тәҗрибәсез балалар куллары белән эшләнә. Кайвакыт бер генә әйберне ясау өчен ким дигәндә ике атна, ягъни берничә дәрес кирәк була. Балаларга, әлбәттә, әти-әниләре һәм укытучылары ярдәм итә. Эшләнмәләрне өч «Мечта» ял үзәгенең инклюзив остаханәләрендә 250 бала, шулай ук «Перемена» үзәгенең 30 тәрбияләнүчесе ясый. KZN.RU порталы корреспонденты Диләрә Гафурова «игелекле сувенирлар»ның ничек барлыкка килүе турында белеште.

«Түбәннән килгән инициатива иң нәтиҗәлесе»

Унтугыз ел элек «Забота» ТР инвалид балаларның ата-аналары төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Надежда Титованың үсешендә күптөрле тайпылышлары булган кызы туа. Медицина тыкшынуларына карамастан, баланы сәламәтләндерүнең барлык омтылышлары да уңышсыз булып чыга. Ләкин Надежда бирешми һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган башка гаиләләргә ярдәм итәргә карар кыла. Шулай итеп, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары өчен беренче ял үзәге барлыкка килә.

«15-17 ел элек инвалидлар өчен ял итү үзәкләре тарихы бөтенләй башка иде, барысы да өйдә утырды. Хәтта ата-аналар арасында үзенчәлекле бала миндә генә дип уйлаучылар да бар иде», – дип билгеләп үтте Надежда.

Берничә ел эшләгәннән соң, ата-аналар оешмасы юридик статус алган һәм 2011 елда коммерцияле булмаган «Забота» оешмасына әйләнгән. Ул елларда, Надежда сүзләренчә, «Игелекле сувенир» ноктасын булдыру буенча бернинди планнар да булмаган. Үзәкнең төп бурычы ата-аналарны һәм аларның балаларын берләштерү һәм җәмгыять тормышына җәлеп итүдән гыйбарәт.

«Безгә ярдәм күп килми, барысын да үзебез эшлибез. Түбәннән килгән инициатива, барлык проектларыбыз кебек, иң нәтиҗәлесе, һәм ул да газап аша туды. Бүгенге көнебезне беркем дә планлаштырмады, – бу «Игелекле сувенир» кибете, «Мечта» инвалидлар өчен өч ял үзәге, социаль такси, муниципаль бассейннарга бушлай йөрү проекты», – дип уртаклашты Надежда.

«Забота» үзәге берьюлы берничә юнәлеш буенча эш алып бара һәм билгеле бер вакытта ресурсларның чикләнүе мәсьәләсе кискен күтәрелә. Эшне дәвам итәр өчен, спонсорлык һәм грант акчаларыннан тыш, Надеждага өстәмә финанслау чыганакларын табарга кирәк була. Шулай итеп, шәһәр ярдәме белән инклюзив остаханәләр продукциясе булган беренче стационар «Игелекле сувенир» сату ноктасы ачыла.

«Безнең эшләнмәләргә «җылылык» салына, чөнки алар газап аша туа»

«Сәламәт кешегә беләзек ясау яки сумка тегү берни дә тормый, ә синдә ДЦП яки менталь тайпылышлар булса, син шул ук әйберне 5-20 тапкыр озаграк эшлисең», – ди «Мечта» ял итү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр турында Надежда.

Балалар әйберләрне әти-әниләре һәм педагоглары белән бергә ясыйлар. «Мечта»да 18 дән артык иҗади һөнәрчелек юнәлеше тәкъдим ителгән. Мәсәлән, Надежда балалар белән бергә керамикадан әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Әлеге процесс күп вакыт таләп итә – касәләр, тәлинкәләр һәм башка савыт-саба ясау өчен ике атна вакыт китә.

«Балаларга әйберне ябыштырырга, киптерергә, аннары 36 сәгать дәвамында мичтә яндырырга, махсус материал белән капларга һәм яңадан яндырырга кирәк», – дип сөйли керамика белән эшләү турында Надежда.

«Безнең эшләнмәләргә «җылылык» салына, чөнки алар газап аша туа. Кешеләрнең безнең эшләнмәләрне, кызганудан түгел, ә аларга чыннан да ошаганга сатып алуларын телибез. Гади кешеләр өчен кабатланмас әйберләр ясыйбыз», – ди Надежда.

«Мин кызымны сәламәтрәк итә алмыйм. Ул без эшләгәнне беркайчан да ясарга өйрәнмәячәк, аның диагнозы катлаулы. Ләкин мин башкаларга ярдәм итә алам. Бу ял итү генә түгел, без үсеш үзенчәлекләре булган балаларны эшкә өйрәтәбез», – дип җиткерә Надежда.

«Мечта» ял итү үзәкләрендә балалар шулай ук йоннан скраб-сабыннар, шәмнәр ясыйлар. Ата-аналарның һәм балаларның иң яраткан шөгыльләренең берсе – тегү осталыгы. Витринада яулыклар, сөлгеләр, телефон чехоллары, шулай ук бердәнбер экземплярда автор уенчыклары куелган. Барлык тегү әйберләре балалар тарафыннан экоматериаллардан эшләнгән. Рәсем сәнгате педагогы белән берлектә алар шулай ук рәсемле түштамгалар ясыйлар. Агач эшләнмәгә тәрбияләнүчеләр хайван рәсемнәре төшерәләр, соңыннан алар эпоксидлы сумала белән каплана. Нәтиҗәдә, сату ноктасында мини-картиналар белән брошьлар барлыкка килә.

«Балаларыбызның ата-ана оясыннан очарга канатлары юк»

«Игелекле сувенир» кибете ачылганнан соң күп вакыт узмады, ә уңай бәяләмәләр сатып алучылардан да, ял итү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләрдән дә килә. Сәүдә үзәгендә кибет ачу «Игелекле Казан», аерым алганда, оешма җитәкчесе Татьяна Мерзлякова ярдәме белән мөмкин булды.

«Ул безнең күп әйберләр җитештерүебезне һәм аларны сатарга тырышуыбызны күрде. Башта товарларны шәһәр ярминкәләрендә тәкъдим иттек, ләкин бу бер тапкыр гына, стихияле характерда иде», – дип билгеләп үтте Надежда.

Проектны тормышка ашыру процессы тиз генә бармады, әмма Казан мэриясе ярдәме белән ниятләнгәнне башкарып чыга алдык. Шәһәр Башкарма комитеты сәүдә мәйданчыгын арендалау һәм сатучыларның хезмәт хакы чыгымнарын үз өстенә алды.

Сатулар Яңа ел алдыннан башланды, бәйрәмнәрдә керем күләме көненә 25 мең сумга кадәр җитте. Кышкы каникулларда гына да инклюзив остаханәләрнең продукциясен 170 мең сумнан артык суммага сатканнар. Ә бүгенге көнгә 300 мең сумга якын акча җыелган. Бу чаралар ярдәмендә балалар дәресләргә йөрүләрен һәм әйберләр ясауларын дәвам итә алалар, чөнки чыгым материаллары да даими таләп ителә.

«Сату бара, һәм без канәгать. Кибет – ул сатып алучыларның даими агымы, ә киштәләр еш тулыландырып торуны таләп итә. Безнең проектның үсеш урыны бар. Базарны өйрәнергә, ассортимент линиясен киңәйтергә, бәйрәм чараларына товарлар ясарга кирәк», – дип, планнары белән уртаклаша Надежда.

«Дәресләрнең берсендә Нух көймәсенә эләкмәгән хайваннарны сурәтләү бурычы куелды. Бер малайның аяклары төрле озынлыкта булган канатсыз кошны сурәтләү теләге барлыкка килде. Ул безнең балаларыбызга охшаган, аларның да кайберләре аксый һәм ата-ана оясыннан очарга канатлары юк. Ләкин бу да ниндидер яктан искиткеч, чөнки без барыбыз да уникаль һәм матурлык тудырабыз», – дип сөйли Надежда.

«35 ел эчендә беркайчан да энә тотмаган инвалидлар килә»

«Игелекле сувенир» витринасы – авторлык товарлары белән кибет кенә түгел, ә үсеш үзенчәлекләре булган балаларга укырга һәм социальләшергә, диагнозга карамыйча, гадәти тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирүче проект. Балалар күнекмәләрне үзләштерү белән генә чикләнмиләр, танышалар, ял итү үзәкләреннән тыш театрларда, циркта, концертларда очрашалар.

Балалар эшләнмәләрне ясауга бик теләп алыналар, ә аны сатып алганнарын белгәч, ихластан куаналар. Надежда сүзләренчә, аларга үзләрен ничек бәяләгәннәре һәм ничек бар, шул килеш кабул итүләре ошый. Балалар тормышта үзләре өчен мөмкинлекләр азрак булуын аңлыйлар, әмма сыйфатлы авторлык продукты ясый алу көчләреннән килә.

Һөнәрчелек осталыгын үстерү – шулай ук инвалид булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен акча эшләү мөмкинлеге. «Бездә балалар гына түгел, өлкәннәр дә шөгыльләнә. Оялганга алар волонтерлар буларак киләләр, вакыт узу белән үзләренә дә ярдәм кирәклеге аңлашыла. Кайберәүләр 35 ел эчендә беркайчан да энә тотмаганнар. Бу очракта ата-аналар тарафыннан гиперопека күрергә мөмкин. Чынлыкта алар барысын да эшли ала, аларга ышанырга кирәк. Без балаларга һәм аларның ата-аналарына моны төшендерәбез», – дип җиткерде «игелекле сувенирлар»ны барлыкка китерүчеләр турында Надежда.

«Мечта» ял итү үзәкләрендә әниләр өчен дә күп программалар бар. Алар балалар белән инклюзив остаханәләрдә генә шөгыльләнеп калмый, ә йога дәресләренә дә йөриләр, зумба бииләр, хорда җырлыйлар. Ата-аналар шулай ук терапевтик сессияләргә йөри алалар.

Ял итү үзәкләре базасындагы барлык дәресләр бушлай үткәрелә. «Забота» коммерцияле булмаган оешмасы иганәчеләр һәм грант ярдәме белән эшли. Мәсәлән, күптән түгел оешма сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен иҗади остаханәләр булдыру буенча президент гранты откан.

Диләрә Гафурова

Барлык яңалыклар

Тема буенча материаллар:

Аутистик спектры бозылган баланың «Тормышка юл»ы яки укыту-тренировка фатирында бер көн

Юл күрсәтүче этләр, стилисттан лекция һәм тормыш турында сөйләшү – сукырлар сәүдә үзәкләрендә ничек киемнәр сатып ала