В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гомумән алганда, табиблар 7,6 меңнән артык чакыру кабул иткән
Фото: Денис Гордийко
Бәхетсезлек очракларына медикларны 826 тапкыр чакырганнар. Юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан 33 шалтырату килгән, аварияләрдә 30 кеше зыян күргән, шуларның 17 се дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгынга бригадалар 14 тапкыр чыккан, ике кеше зыян күргән.
Иң күп шалтыратулар (6753) төрле авырулар аркасында булган. Табиблар миокардның кискен инфаркты белән бәйле рәвештә 33 тапкыр чыккан, 88 чыгуга баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы сәбәпче булган. Табиблар 86 тапкыр бала табу очракларына барган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учрежденисендә.