Табиблар барлыгы 7 меңгә якын чакыруга барган
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакыруларга (5924 тапкыр) табиблар төрле авырулар аркасында чыгып киткән. 104 сәфәрнең сәбәбе – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, ә 27 сенеке – кискен миокард инфаркты. Табиблар 84 тапкыр бала табу очракларына барган.
Юл-транспорт һәлакәтләреннән 62 шалтырату килгән. Аварияләрдә 64 кеше зыян күргән, шуларның 32 се дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгынга табиблар 14 тапкыр чыккан, өч кеше зыян күргән. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 944 тапкыр чыккан.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 80 гә кимегән – авырулар белән бәйле мөрәҗәгатьләр азрак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.