Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2019, 09:00

Борис Кадников: «Төп төзелешне мин башкардым инде»

11-нче августта илдә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август, Алинә Бережная). Бу якшәмбедә, 11-нче августта, илдә Төзүчеләр көне билгеләп үтелә, аны Россиянең мактаулы төзүчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе Борис Кадников та бәйрәм итәчәк. Ярты гасырдан артык ул үзен төзелешкә багышлаган, йөзләгән төзелеш мәйданчыгында булган, оборона предприятиеләре, заводлар, фабрикалар, торак массивлар, юллар, мәктәпләр, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзүдә катнашкан. Борис Александрович җитәкчелегендә Дәүләт гамәли оптика институты, Казанда ЭВМ заводы, Юдино силикат кирпеч заводы, Казан электромеханика заводы, Идел су алу җайланмасы һ.б. зур объектлар төзелә.

«Татарстан» кунакханәсен, Н.Ершов урамындагы төзүчеләр сараен һәм Казандагы В.И.Ленин мемориалын, Мәскәүдән Әгерҗе – Круглое Поле тимер юлын, Чулман аша уза торган күперне Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе яраткан объектлары дип атый. «Әлбәттә, мин КамАЗ, Чаллы һәм Түбән Кама, шулай ук нефть химиясе объектларын төзүдә актив катнашуым белән горурланам», – дип билгеләп үтте ул. Бәйрәм алдыннан Борис Кадников KZN.RU порталы укучыларына үзенең хезмәт юлы һәм Казанның 60-80 елларда ничек төзелүе турында сөйләп үтте.

«Безне Ходай саклады – фашист гранатасы кыярлы бер мичкәгә эләкте»

60 елллык хезмәт стажы эчендә Борис Александрович карьера баскычының барлык этапларын да узган. Хезмәт юлын мастерлыктан башлый, аннан соң өлкән прораб, участок башлыгы, СМУ-8 баш инженеры, трест идарәчесе була, «Татглавснаб» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры вазифасында хезмәт юлын тәмамлый, биредә 22 ел эшли. Хәзер легендар төзүчегә 85 яшь, ә ул элеккечә үк энергияле, актив, күп шаярта, җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә, Татарстандагы төзелеш һәм үз тормышы турында китаплар яза. Ә сөйләр сүзем чыннан да бар…

Борис Кадников Тула өлкәсенең Тепло-Огаревск районы Покровское авылында туган, әтисенең туган ягы Севастопольдә үскән. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары 8 яшь була. 1941 елның җәендә туган авылында әби белән бабай янында ял итә. Ул чакта безнең герой аның каникуллары озак 4 елга сузылыр дип уйлап та карамаган. «Сугышны үз күзләрем белән күрергә туры килде. Мин бала булсам да, барысы да хәтердә – бер гаепсез кешеләрне ничек үтерүләрен күрдем. Куркыныч төш кебек. 1941 елның ноябрендә авылга немецлар килеп, бөтен йортларны яндырдылар. Без подвалга качтык, Ходай безне саклады – фашист гранатасы кыярлы бер мичкәгә эләкте, шуңа күрә гаиләм исән калды», - дип искә ала Б.Кадников.

Әтисе фронттан кайткач, Кадниковлар гаиләсе Симферопольгә күчеп китә. Тыныч вакыт башланды. Мәктәптә укыганда ук, Борис Александрович әтисе кебек үк машина йөртүче булырга тели. «Миңа шофер булу кызык кебек тоелды, әмма әти минем теләгемә каршы чыкты. Бервакыт ул миңа әйтте: «Тиздән бу машина йөртүчеләр этләр кебек йөртеләчәк, кара әле, Севастополь җимерелгән, Сталинград, Киев, Минск, Харьков һәм безнең күп кенә шәһәрләребез җимерек хәлдә. Кырымда гына күпме шәһәр һәм торак пункт торгызуны һәм төзекләндерүне таләп итә», - дип искә ала Борис Александрович. Әйтик, 1948 елда героебыз Севастополь тимер юл транспорты техникумына «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча укырга керә.

Барысы да автовокзалдан башланды

Борис Александрович эшләгән йөзләгән корылмадан, һичшиксез, беренче объект истә калды – ул Симферопольдәге автовокзал була, биредә ул 1953 елның җәендә мастер-дублер булып җитештерү практикасында үзенең беренче 700 сумын эшли башлый. «Бу зур акчалар иде. Чагыштыру өчен, әти аена 400-500 сум акча эшләгән. Бу акчалардан мин туңдырмага, кинога 15 сум алдым, ә калганын әти-әниемә бирдем», - дип сөйләде Б.Кадников.

Техникумны тәмамлаганнан соң, Борис Александровичка Төньяк Кырым каналын төзүдә катнашырга туры килә, ә аннары Симферополь сөт заводы төзелешендә мастер була. 1954 елда Казан механика-технология техникумы студенты, булачак тормыш иптәше Римманы очратканда, героебыз тормышында зур үзгәрешләр була. 65 ел үтсә дә, ул бу очрашуның барлык нечкәлекләрен дә хәтерли. «Бу 1954 елның 19 феврале иде. Ул зәңгәр пәлтәсеннән Украинка урамы буйлап бара. Шундый матур – нәфис күзләр һәм аксыл-коңгырт чәчләр. Күкрәгемә энә кадалган кебек тоелды. Янына барырга оялам. Әмма язмыш безне кабат очраштырды. Римма практикант иде, курсташы Ирина белән бергә участок башлыгына Симферопольдә җитештерү практикасы үткән вакытта тулай торак бирүне сорап килде», - дип елмаеп искә ала Борис Кадников. Өч айдан соң, шул елның 8-нче маенда, яшьләр өйләнешә һәм башка юллары аерылмый... 1954 елның июнендә алар бергә Казахстанга чирәм җир һәм яткын җирләрне үзләштерүгә, Кустанай өлкәсенең Демьяново районының «Комсомольский» совхозына китәләр, биредә эшли һәм яши башлыйлар. 1955 елның августында Казахстан ССР авыл хуҗалыгы министрлыгының участогының иң яхшы башлыклары арасында Борис Кадников Урта Азия политехника институтына укырга җибәрелә, ә аның хатыны Римма Казанда авыру әнисе янына китә. Институтны тәмамлаганнан соң, 1958 елда Борис Александрович үз гаиләсенә ТАССР башкаласына күченә.

«Моңа кадәр мин Казанда булмадым. 60-нчы елларда ук бу зур, яхшы, куәтле сәнәгать шәһәре булган. Римма янына күчүемә бик шат һәм бәхетле идем. Мөгаен, Симферопольдә мондый зур тәҗрибә туплый алмас идем», - дип искә ала Б.Кадников.

Әмма эш табуы җиңелләрдән булмый – 1958 елда, әңгәмәдәшебез сүзләренә караганда, Казанда төзелеш буенча зур эшләр башкарылмаган әле. Бөтенләй өметсезләнеп, Борис Александрович Дәрвишләр бистәсендәге КОМЗ заводына инженер-төзүчеләр эзләү турындагы газета белдерүенә юлыга. «Әңгәмә уңышлы узды, һәм миңа Дәрвишләр бистәсендәге торак бистәне Тополевая һәм Кленовая урамнары буенча проектларга куштылар», - диде Б.Кадников. Әмма аны җитештерү өлкәсенә тарта, һәм 1959 елның апрелендә ул гамәли оптика институты - ГИПО комплексы төзелешенә участок башлыгы булып урнаша.

«Бу төзелеш минем алга таба үсешемә этәргеч бирде, үсешкә киттем – участок башлыгыннан соң СМУ-8 баш инженеры булдым, ә партком секретаре итеп билгеләнгәннән соң – 2-нче номерлы трест идарәчесе булдым», – дип сөйләде Татарстанның атказанган төзүчесе һәм 1961-1963 елларда Казан өчен уңышлы еллар булуын искәртте – Дәрвишләр бистәсендәге икмәк заводы, Халезов урамындагы 22-нче мәктәп һәм интернат комплексы, күп кенә торак йортлар, КОМЗның беренче чираты, оптика һәм инженерлык корпуслары, бик мөһим объект – Киндери подстанциясе тапшырыла, шулай ук җитештерү темплары һәм күләмнәре арта.

ТАССРның 50 еллыгына мәхәббәт белән

Борис Александрович һәр төзелешкә балага караган сыман карый – нигез салынган һәм беренче кирпечнең ничек салынуларын җылы итеп искә ала. «Бүгенге көнгә кадәр яныннан узам, һәм горурлык били – күп еллардан соң бер генә объектта да ярыклар, кимчелекләр булмады», - дип горурланып сөйли әңгәмәдәшебез.

Иң яраткан, ләкин шул ук вакытта катлаулы төзелешләре турында сөйләгәндә, Борис Александрович Казанның Совет районында урнашкан 15-нче номерлы шәһәр хастаханәсен атый. «Әлеге объект ныклыкка тикшерү булды. Ярты ел эчендә хастаханәне төзеп бетерергә кирәк иде, биредә берниә елга эшләр туктап калган була. Без объектны җылылык, ут, штукатур, бизәкләү эшләре, тышкы коммуникацияләр һәм төзекләндерүдән башка кабул иттек, мин күп эш башкарылачагын бик яхшы аңладым», - дип искә ала Б.Кадников һәм дәвам итә: «1966 елда 550 ятаклы хастаханә ачыла – ул вакытта республикада иң эре һәм заманча объект була».

ТАССРның 50 еллыгына Казан күз алдында үсеш кичерә. Бу елларда Борис Александрович социаль-мәдәни учреждениеләр төзү белән шөгыльләнә. Шулай итеп, республика өчен истәлекле датага Лядской бакчасында Актерлар йорты, Ирек мәйданында Казан консерваториясенең концерт залы тапшырыла. 1970 елда беренче җир асты кичүе белән белән Казанның «Татарстан» беренче биек кунакханәсе файдалануга тапшырыла. Сүз уңаеннан, объектлар 2,5 ел эчендә төзелгән. «1970 елга Казан төзелеш өлкәсендә күрше республикалар һәм Куйбышев өлкәсе белән бер дәрәҗәгә чыкты», - дип билгеләде Б.Кадников.

«Гаиләмнең нигезе - мәхәббәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт»

Казан гына түгел, Татарстанның иң ерак почмаклары да героебыз җитәкчелегендә төзелгән. Әйтик, 80-нче еллар башында саклау сыешлыгы 700 мең тоннадан артык булган заманча алты элеватор төзергә кирәк була, бу саклау сыешлыгын 65%-ка арттырган.

1978 елда «Борындык» станциясендә (ТР Чүпрәле районы – иск.) беренче элеватор төзелә башлый, егәрлеге 170 мең тонна ашлык эшкәртүгә тиң була. Соңрак Татарстанда Буа, Бөгелмә, Зәй, Нурлат һәм Тукай районнарында элеваторлар төзелде, биредә дә Б.Кадниковка бик җитди эшләргә туры килә.

Борис Александрович күперләр дә төзи. «Татарстанда Идел аша үтә торган күпер юк иде, Түбән Новгородка бөтен йөк паромнарда ташылды, бу күп вакытны ала иде», - дип аңлатты Б.Кадников. 1982 елда Юдино районында Идел аша күпер төзелә башлый. Түбән Новгородны әйләнеп үтә торган юл белән бергә күпер 1987 елда сафка бастырыла. Идел аша күпер файдалануга тапшырылуга ук Саескан Тавы районында Чулман аша күперне проектлау һәм төзү башлана.

«Эшкә мин һәрвакыт җаваплылык белән карадым, барыннан да элек объектны тапшырыр алдыннан борчылдым – аның ошавын тели идем. Төзүче - ул һәрвакыт мактаулы һөнәр, чөнки без кешеләргә файда китерәбез, аларның тормышын уңайлы якка үзгәртәбез. 20-30 елдан соң, үз объектларыгызны күрү бәхетен күз алдына да китермисез сез», - дип уртаклашты героебыз.

Хезмәт эшчәнлеге өчен Борис Александрович бөтен республика буенча йөзләгән мөһим объект төзи, ләкин ул үз гаиләсен төп төзелеш мәйданчыгы дип атый. «Минем гаиләмнең нигезе - мәхәббәт, үзара аңлашу һәм хөрмәт. Әти мине шулай тәрбияләде, бу өч фактор минем гаиләдә дә бар. Мин - иң гүзәл хатын-кызның ире, искиткеч балалар әтисе, алты оныкчыкның яраткан бабалары. Төп төзелешемне мин башкарып чыктым», - дип йомгаклады сүзен Борис Кадников.

Барлык яңалыклар