Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.06.2024, 13:57

«Яшьләр өчен зур бәйрәм»: йөзү буенча «Бергә җиңәбез» турнирында Даун синдромы булган 200 спортчы катнаша

Казанда ярышларны уздыруда беренче тапкыр 50 гә якын волонтер ярдәм итә

Татарстан башкаласы алтынчы тапкыр илдә йөзү буенча Даун синдромы булган затлар өчен «Бергә җиңәбез» ярышларын уздыру урыны булды. 25 нче июньнән 30 нчы июньгә кадәр «Буревестник» спорт комплексында уза торган турнирга Россиянең 39 төбәгеннән, шулай ук Италиядән, Белоруссиядән, Казахстаннан һәм Кыргызстаннан 200 гә якын вәкил килде. Спортчылар өчен медальләр уйнату һәм мәдәни-күңел ачу программасы оештырылды, шул исәптән турнирда катнашучылар чыгышлары белән иҗади кичә дә булачак. Ярышларның барлыкка килү тарихы һәм быел Казанда ничек узулары турында KZN.RU корреспонденты ачыклады.

Казанның физик культура һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов турнир ТР башкаласында мэр Илсур Метшин тәкъдиме белән уза, дип сөйләде. «Шәһәр 2018 елдан бирле ярышлар уздыру урынына әверелде. Әгәр башта турнирда 65 кеше катнашкан булса, бүген без Даун синдромы булган 200 ләп спортчыны күрәбез. Ярыш көннәре саны да арта. Ярышлар — балалар өчен зур бәйрәм», — диде спикер.

Турнирда катнашучылар арасында Татарстанның 40 вәкиле дә бар, шулар арасында 15 Казан спортчылары. «Безнең шәһәр ярышлар уздыру үрнәгенә әверелде. Кайчандыр без тамашачы гына идек, ә хәзер безнең катнашучы командабыз бар. Болар барысы да «Игелекле Казан» проекты ярдәмендә мөмкин булды», — дип билгеләп үтте Линар Гарипов.

«Бергә җиңәбез» турнирында Даун синдромы булган спортчылар программаның 14 төрендә (ирекле стиль, баттерфляй, брасс һәм башкалар) һәм эстафета йөзүенең дүрт төрендә җиңү өчен көрәшәләр. Аларга 50 дән артык волонтер ярдәм итә.

Гадәттәгечә турнирның баш хакиме һәм оештыручысы Барнаулдан Сергей Толкачев иде. «Казан — спорт шәһәре, монда бик күп хәбәрдар хакимләр бар. Һәр катнашучыга шәхси булышлык кирәк, волонтерлар, спортчылар адашмасын һәм югалмасын өчен, аларны кулларыннан тотып озатып бара. Балаларның әлеге категориясенең үзенчәлеге — алар кайсы вакытта яки урыннан йөзү ярышында катнашуларын белмәскә дә мөмкин. Алар өчен бу шактый катлаулы мәгълүмат», — дип уртаклашты хаким.

Барлыгы катнашучылар арасында 200 дән артык медаль җыелмасы уйнатылачак. «Тигез мөмкинлекләр» кагыйдәләре буенча һәркем пьедесталга күтәрелә ала. Турнир алдыннан спортчылар беренчел йөзү ярышларында катнаша, шуннан соң оештыручылар тигез көндәшлек өчен старт исемлекләрен төзиләр.

«Ярышлар бик кызыклы уза: көннең беренче яртысында спорт бәйгеләре, ә икенчесендә мәдәни программа уза. Кичә балалар зооботаника бакчасында булдылар — алар хайваннарны бик яраталар. Ә иртәгә бездә дискотека һәм балаларның иҗади номердары белән турнирны ябу булачак», — дип аныклады Сергей Толкачев.

Ярышларның тарихы турында «Бергә җиңәбез» хәйрия фонды директоры Елена Ланина сөйләде. Аның сүзләренә караганда, Даун синдромы булган затлар өчен йөзү буенча беренче турнир 2016 елда Мәскәүдә узды, ярышларны уздыру алдыннан йөзү мәктәбен булдырдылар. «Тормыш мине Даун синдромы булган бала белән очраштырды. Аның спортта яхшы уңышлар күрсәтәчәген мин аңладым. Шулай итеп балалар өчен йөзү мәктәбе булдыру фикере туды, ә аннары, җитди нәтиҗәләр күргәч, без Мәскәүдә ярышлар уздырырга булдык», — дип аңлатты Елена Лапина.

Беренче ярышларда Россиянең барлык почмакларыннан Даун синдромы булган 50 спортчы катнашты. Еллар узгач, катнашучылар саны арта барды, шуңа күрә турнир үткәрү өчен башка мәйданчык сайлау фикере туды. «Без бу хәрәкәтнең балаларга гына түгел, аларның гаиләләренә дә кирәк булуын аңлагач, без Казанга мөрәҗәгать иттек. Илсур Метшин безнең мөрәҗәгатьне хуплады һәм Казан безне кабул итте», — дип сөйләде хәйрия фонды директоры.

Исегезгә төшерәбез, ярышларны ачу тантанасы 25 нче июньдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды. Турнирда рекорд теркәлгән: 1 нче номерлы федераль округ командасы спортчысы 4х25 дистанциясен (комплекслы йөзү буенча) дөньяның иң яхшы нәтиҗәләреннән 3,5 секундка тизрәк йөзгән.

Фоторепортаж
Даун синдромы булган 200 спортчы Казандагы «Бергә җиңәбез» йөзү турнирында катнаша
Видеорепортаж
29.06.2024 12:14
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 200 спортчы «Бергә җиңәбез» йөзү турнирында катнаша
Барлык яңалыклар