В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнарда кар төягечләр, катнаш юл машиналары, грейдерлар һәм үзбушаткычлар чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). Төнлә Казан урамнарын чистарту эшләрендә 76 юл хезмәте эшчесе һәм 444 берәмлек махсус техника катнашачак, алар арасында – 47 катнаш юл машинасы, 40 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 13 кар төягеч, 44 щеткалы трактор, 18 грейдер, 49 фронталь төягеч, 13 “Барсик” минитөягеч, 204 үзбушаткыч һ.б. бар.
Юл хезмәтләре автомобильчыларга машиналарны юлларда озак вакытка калдырмаска киңәш ителә, чөнки алар махсус техника эшенә һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга комачауларга мөмкин.
12 февральдән 13 февральгә каршы төндә кар түбәндәге участоклардан чыгарылачак: 8 Март, Адоратский (Ямашев –БКК һәм кире), Айвазовский (Ульянов-Ленин урамыннан Зеленая урамына кадәр – ике як та һәм Маяковский урамыннан тупикка кадәр – ике як та), Айдаров, Әмирхан пр. (Ямашев юлы – Әмирхан, Чистай урамыннан Миллениум күперенә кадәр һәм кире), Академия, Астрономия, Бауман, Бутлеров (Пушкин урамыннан Волков урамына кадәр – ике як), Вербная, Вересаев, Волков (Зеленая урамыннан тупикка кадәр – ике як та һәм Бутлеров урамыннан Зеленая урамына кадәр – ике як та), Восстание (Короленко – Ибраһимов һәм кире), Габишев, Гагарин, М.Гафури, Т.Гыйззәт, Городская, Даурия, Декабристлар, Динмөхәммәтов, М.Җәлил, Дзержинский (Лобачевский урамыннан Чернышевский урамына кадәр – ике як та), Дубравная, Завойский, Зайцев, Заречная, Заслонов, Зеленая (КДАТУ Волков урамына кадәр – ике як та), Зинин, Исаев, Копылов (Побежимов урамыннан ТЭЦ урамына кадәр һәм кире), Королев, Кол Гали, Г.Кутуй, Ленин дамбасы, Мамадыш тракты, Маяковский (Ульянов-Ленин урамыннан Щапов урамына кадәр – ике як та), Мөштәри (Бутлеров урамыннан Щапов урамына кадәр – ике як та), Мир, Мусин, К.Нәҗми, Островский, Павлов, Пионер, Җиңү пр., Рәхимов, С.Садыкова, Себер тракты, Спорт, Тверь, Х.Туфан, Ульянов-Ленин (Маяковский урамыннан Айвазовский урамына кадәр – ике як та), Четаев, Чуйков (Әмирхан проспектыннан Мусин урамына кадәр), Шмидт, Ютазы ураманарында, Зур һәм Кече Дәрвишләр бистәләрендәге юлларда, Ямашев пр-ты (Ибраһимов - 3-нче транспорт дамбасы һәм кире, Япеев (Дзержинский урамыннан Большая Красная урамына кадәр – ике як та), Яруллин, Җиңү пр-ты киселеше – Дубравная, Миллениум күпере астындагы борылышта.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Юл челтәренең башка урыннарында бозлавыкка каршы катнашма сибеләчәк һәм катнаш-юл машиналары һәм башка махсус техника ярдәмендә себереләчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.