Бүген көндез шәһәрне җыештырырга 450 юл эшчесе һәм 292 махсус техника чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче февраль). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 4150 тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 299 юл эшчесе һәм 532 махсус техника җәлеп ителгән, шул исәптән 168 катнаш юл машинасы, 9 кар төягеч, 136 трактор щеткасы, 16 грейдер, 71 фронталь төягеч, 37 «Барсик» төягече, 86 үзбушаткыч һәм башка төр техника.
Казан юлларында тәүлегенә 552 тонна бозлавыкка каршы материаллар, шул исәптән 173 тонна реагент һәм 379 тонна ком-тоз катнашмасы файдаланылды.
Бүген көндез урамнарны җыештырырга 450 юл эшчесе һәм 292 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: 25 октябрь, Авангард, Аграр, Актай, Бауман, Бирюзовая, Булатов, Бутлеров, Вишневский, Академик Губкин, Дружба, Ершов, Ибраһимов, Касаткин, Галиәсгар Камал, Фатих Кәрим, Академик Кирпичников, Космонавтлар, Кремль, Лукницкий, Петербург, Пионерлар, Сара Садыйкова, Федосеев, Халтурин, Клара Цеткин, Ямашев, шулай ук Ирек мәйданыннан. Шулай ук кар берничә бистәдән, шул исәптән Константиновка, Кече Дәрвишләр, Нагорный, Салмачы, Царицино бистәләреннән чыгарылачак.