Эшләр тәүлек әйләнәсе алып барыла.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче апрель, Екатерина Виславская). Казанда санитар чистарту һәм төзекләндерү икеайлыгы барышында 1,5 меңнән артык юл билгесе тәртипкә китерелгән. Эшләр 1-нче апрельдән көн саен һәм тәүлек буе алып барыла.
400гә якын билге алыштырылган, калганнарына ремонт һәм юдырту гына кирәк булган. Адоратский, Әмирхан, Болотников, Вахитов, Тихомирный, Фрунзе урамнарында, Универсиада һәм Ямашев проспектларында, Горький Шоссесында, Оренбург һәм Себер трактларында билгеләр тузаннан һәм пычрактан чистартылган. Кайбер терәкләр буялган иде – кагыйдә буларак, бу иске үрнәктәге юл билгеләренә таләп ителә.
Юл билгеләре һава торышы аркасында гына яраксыз хәлгә килми, дип билгеләп үтә «Юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә системасы» муниципаль казна учреждениесе белгечләре. Еш кына ябыштырылган белдерүләр аркасында аларны чистартырга һәм хәтта яңаларына алыштырырга туры килә. Гадәттә листовкаларны куптарып, астындагы клейны юалар, әмма күп тапкырлар ябыштырылганнан соң белдерүләрне япма белән бергә төшерергә яки хәтта билгене алыштырырга туры килә.
Казанда 1-нче апрельдә санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык старт алды. Шәһәрдә гомуми кулланылыштагы, квартал эчендәге юлларны, паркларны, скверларны, ясалма корылмаларны, ишегалларын җыештыралар, шулай ук агач һәм куаклар утырталар, стихияле чүплекләрне бетерәләр, тукталыш павильоннарын, светофорларны һәм коймаларны чистарталар. Узган ел акция вакытында Казанда пычрактан 398 светофор юылган, 39 мең 68 юл билгесе чистартылган һәм төзәтелгән, 448 юл билгесе буялган. Гомумшәһәр өмәсе 24-нче апрель көнне узачак.