Хәйрия акциясе «Татнефть-Арена»да үтәчәк матчларда 29-нчы ноябрьдә һәм 1-нче декабрьдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче ноябрь). Казан быел континенталь хоккей лигасы чемпионаты матчлары кысаларында узачак «Стоп ВИЧ/СПИД» җиденче бөтенроссия акциясенә кушылачак. Хоккей матчлары барган көннәрдә «Татнефть-Арена»да ВИЧка экспресс-тест узу өчен бушлай һәм аноним пунктлар оештырылачак. Җанатарлар тест уза һәм авыруны профилактикалау турында дөрес мәгълүмат ала алачаклар.
Тест павильоны матчлар башланыр алдыннан һәм таймнар арасындагы тәнәфесләр вакытында эшләячәк. Экспресс-тест Россиядә сертификацияләнгән тестлар кулланып, урт тирәсендәге сыеклык (селәгәй) буенча үткәреләчәк. Теләүчеләр шулай ук табиблардан профессиональ консультацияләр ала алачаклар.
Акциядә танылган хоккейчылар катнашыр дип планлаштырыла, алар шәхси үрнәкләре белән ВИЧ профилактикасы һәм даими тест үткәрү кирәклеген күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә «Яңа гасыр» коммерциягә нигезләнмәгән хәйрия оешмасының матбугат хезмәте.
Акция 29-нчы ноябрьдә «Ак Барс» (Казан) – «Сочи» (Сочи) хоккей матчында 17.30 сәгатьтән (матч 19.00 сәгатьтә башлана), шулай ук 1-нче декабрьдә «Ак Барс» (Казан) - «Динамо» (Мәскәү) матчында 15.30 сәгатьтән (матч 17.00 сәгатьтә башлана) узачак.
«Стоп ВИЧ/СПИД» акциясенә багышланган барлык чараларның тулы программасын сылтама буенча карарга була.