Тикшерү 28 шәһәр тукталышында узды.
Фото: Транспорт комитеты
Автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метрода тикшерүне Казан транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташу оешмасы» муниципаль казна учреждениесенең контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизор хезмәтләре үткәрә.
Профилактик рейд 28 шәһәр тукталышында узды, барлыгы 794 җәмәгать транспорты берәмлеге тикшерелде. Рейд нәтиҗәсендә тикшерүчеләр битлексез 1087 пассажирны ачыклаган. Шуларның 1060-ы кисәтүдән соң шундук шәхси саклану чараларын кигән, 27 кеше битлеклекләре булмау сәбәпле җәмәгать транспортыннан төшеп калган.
Рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.