В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рәсәй йөгерүчеләреннән тыш, дистанциягә Казахстан, Мьянма һәм Көньяк Африка республикасы вәкилләре дә чыгачак
«Төнге Казан» җиңел атлетика йөгерешенә өч меңнән артыграк кеше теркәлгән. Чараның катнашучылары Рәсәй, Казахстан, Мьянма һәм Көньяк Африка республика вәкилләре булачак.
Йөгереш ике – 5 һәм 10 чакрым аралыкка булачак. 3 яшьтән 10 яшькәчә яшь спортчылар 300 һәм 600 м, шулай ук 1 чакрым араны йөгереп үтә алачак.
«Озак вакыт без 12 яшьтән 17 яшькә кадәр катнашучылар төркемен югалта килдек, чөнки төп стартлар вакытында инде комендант сәгате кергән була, шуңа күрә өлкән балалар өчен 1 чакрымга йөгереш өстәргә карар кылдык», – дип ассызыклады TIMERMAN спорт чаралары сериясенең башкарма директоры Кристина Камалетдинова.
Быел йөгереш кысаларында инде традициягә кергән костюмнар конкурсы булачак. Җиңүчеләргә йөгерү өчен яңа кроссовкалар һәм оештыручылардан бүләкләр тапшырачаклар.
Җиңел атлетика ярышлары 27 нче июльдә 18:00 сәгатьтән, 28 нче июльдә – 1:30 сәгатьтән башланачак. Исегезгә төшерәбез, йөгереш вакытында Казанның берничә участогында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр.