Казанда яшәүче мошенникларның хәйләләренә эләккән һәм миллион сумнан артык югалткан. 90 яшьлек пенсионер барлык шәхси акчаларын билгесез хисапларга күчергән.
Зыян күрүчегә таныш булмаган кешедән шалтырату килгән, ул үзен бер банкның финанслау бүлеге хезмәткәре дип таныштырган. Ул хәбәр иткәнчә, пенсионерның 830 мең сум бурычы булган. Җинаятьче бурычны түләүдә ярдәм тәкъдим иткән, сумманың 20 процентын кайтару шарты белән, шулай ук ир-атның банкта тупланмалары булу-булмавы белән кызыксынган.
Аннары пенсионер белән икенче кеше элемтәгә кергән һәм бурычларны түләү өчен банк күчерүләрен тизләтергә тәкъдим иткән. Моның өчен ир-ат 30 мең сум күчергән. Бер көннән җинаятьчеләр акчаның кире кайтарылуы турында хәбәр иткәннәр. Шул сылтау белән аферачылар казанлыдан зуррак суммалар сорап алган. Нәтиҗәдә алар ир-атны барлык акчаларын салдырып, чит хисапларга күчерергә күндергәннәр. Зыян күләме 1 млн сумнан артып киткән.
«Гвардия» полиция бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе «Мошенниклык» буенча җинаять эше кузгаттылар, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР башкаласы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Идарә тармагында шуны искәрттеләр: мошенниклар корбаны булмас өчен, билгесез затлардан килгән барлык мәгълүматны яңадан тикшерергә кирәк. Таныш булмаган кешеләргә банк карталарыгыз һәм хисапларыгыз турында мәгълүмат бирергә, билгесез реквизитларга акча күчерергә һәм шикле сылтамалар буенча күчәргә кирәкми.