Чираттагы рейд барышында 512 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
512 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелгән. Битлек режимын бозган 944 пассажирның 943-е шәхси саклану чараларын урында кигән, бер кеше битлек булмау сәбәпле җәмәгать транспортын ташлап киткән дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.