В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
26-нчы октябрьдән 4-нче ноябрьгә кадәр 5 меңнән артык транспорт берәмлеге тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.
Барлыгы 5115 берәмлек җәмәгать транспорты тикшерелде. Тикшерү 191 контроль ноктада узды. Рейдлар нәтиҗәсендә битлексез йөрүче 9 мең 543 пассажир ачыкланган. Шулардан 9 мең 227 кеше битлекләрен кисәтүдән соң кигән, 316 пассажир, шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле, җәмәгать транспортыннан төшеп калган.
Җәмәгать транспортында рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.