Банк карталарыннан һәм электрон счетлардан 1,6 мең урлау башкарылган
Фото: Денис Гордийко
«Цифрлаштыруны без генә түгел, җинаятьчеләр дә актив куллануы кызганыч, – диде Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Цифрлы киңлектә мошенниклар үзләрен куркынычсызрак, тынычрак хис итәләр, һәм аларның зарарлары күп кешеләрне колачлый ала. Хәтта чит илдән дә эш итәргә була. Ләкин хокук саклау органнары да яңа компетенцияләр үстерә, 1800 ләп җинаять ачылган».
Рөстәм Гафаров сүзләренчә, бүгенге көндә җинаятьчеләрнең алгоритмнары һәм схемалары билгеле, шуңа күрә аларга һәркем каршы тора ала. Явыз ниятле кешеләр көтелмәгәнлек факторына өметләнәләр, психологик басым ясыйлар. Шуңа күрә бурычларның берсе – шәһәр халкына максималь мәгълүмат бирү.
«Өлкәннәр һәм балалар иң зур куркыныч зонасында тора. Шуңа күрә мәгълүмат бирүне оештыруны сорыйм, шул исәптән «Яшәү яме» проекты, ветераннар советы линияләре буенча. Балаларны яклау өчен мәктәпләрдә тиешле эш башкарырга кирәк, һәм алар үзләре җинаятьчеләрнең схемалары турында әби-бабаларына сөйли алырлык булсын», - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе.
Илнур Хәялиев җинаятьләрнең берсен ачу мисалы белән уртаклашты. Әйтик, техника сатып алу һәм сату сылтавы белән интернетта игъланнар урнаштыру юлы белән кылынган алдауларда шикләнелгән ир-ат тоткарланган. ТР башкаласында ул 100 гә якын кешене алдаган. Җаваплылыктан качарга тырышып, фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен үзгәртә, шулай ук ел ярым дәвамында Россиядән читтә яшеренә. Шуңа да карамастан, ир-атны Санкт-Петербургта тоткарлыйлар һәм Казанга җибәрәләр. Тикшерү эшләре дәвам итә.
Мошенниклыкны кисәтү өчен полиция хезмәткәрләре мошенниклардан зыян күргән шәһәрлеләрнең гаилә әгъзалары һәм аларның хезмәттәшләре белән әңгәмәләр үткәрә. Халыкны кисәтү торак йортлар стендларында, җәмәгать транспортында мәгълүмат урнаштыру юлы белән дә үткәрелә.