Авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге 27 бала бар
Фото: Денис Гордийко
Авыручылар арасында 18 яшькә кадәрге 27 бала бар. Интенсив күрсәткеч 18% ка кимегән һәм 100 мең балага 3,2 очракны тәшкил иткән, бу, узган ел белән чагыштырганда, 0,7 процентка кимрәк.
Авырудан үлүчеләр күрсәткече элекке дәрәҗәдә кала – 100 мең кешегә 1,4. Шул ук вакытта Татарстанда туберкулездан үлү очраклары тулаем Россия буенча – 2,7 тапкыр, Идел буе федераль округының башка төбәкләре белән чагыштырганда 1,9 тапкыр түбәнрәк.
Пациентларны амбулатор этапта дәвалау өчен 55,4 млн сумлык препаратлар сатып алынган. Әлеге максатларга акчалар республика бюджетыннан бүлеп бирелде, дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.